ARTS BILER FORUM: 3 көндә 9 өр-яңа проект! кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: 9 новых проектов за 3 дня!

Бүген ARTS BILER FORUM-да театр, музыка һәм бию юнәлешләре буенча иҗади лабораторияләр үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Һәр юнәлештә өчәр остаз. Смена азагына алар катнашучылар белән берлектә 9 өр-яңа проект әзерләячәк һәм тамашачыларга 30 июньдә гала-концертта тәкъдим итәчәкләр.

Лабораторияләрдә катнашу өчен кызлар һәм егетләр кастинг узды. Командага эләкмәгәннәр смена дәвамында Татарстанның һәм Россиянең танылган мәдәният эшлеклеләре мастер-классларында белем алачак.

Музыка юнәлешендәге кастингта 100дән артык яшь иҗатчы катнашты. Һәр лабораториягә унбишәр кешелек команда җыелды. Алар арасында җырчылар да, музыкантлар да бар.

«Без бу өч лабораториядә өч яңа әсәр әзерләячәкбез. Беренчесе – татар халык көйләренә нигезләнеп язылган җыр яки попурри булачак. Икенчесе – Сәләт җырларына яңа караш. Өченче лабораториябез җитәкчесе – композитор, ул балалар белән бергә яңа формада классик музыка язачак, – дип сөйли юнәлеш җитәкчесе Зәринә Вилданова. – Максатыбыз – балаларга, коллектив җитәкчеләренә татар музыкасы, татар җырлары нинди булырга мөмкин икәнен күрсәтү. Катнашучылар яңа форма, яңа стильдә эшләп карасыннар иде. Киләчәктә алар шушы белемнәрен иҗатларында кулланыр, дип өметләнәбез».

Театр перформансларында исә 32 кеше катнашачак. «Үз рольләренә, образларына туры килгән балаларны сайлап алдык. Монда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, барысы да ота, Биләрдән бер кочак белем һәм тәҗрибә белән кайтып китәчәкләр», – дип әйтә театр юнәлеше өчен җаваплы Лилия Нурель. – Режиссерлар катнашучылар белән берлектә перформанс эскизы булдырачак. Әлбәттә, остазның әсәр куелышы турында ниндидер күзаллавы бар, әмма чын иҗат бары тик эш барышында гына туачак».

Режиссер Булат Минкин «Сез ишетмәгән татар әкиятләре» әсәрен сәхнәләштерергә җыена. Регина Саттарова «Ике минут» монологын әзерли, Динара Сәйфетдинова катнашучылар белән берлектә «Сәмрух кошы риваяте» перформансын куячак.

Сәләт масштабларында рекорд – бию юнәлешендә. Кастингта 400 кеше катнашты. Һәр командага егермешәр биюче сайлап алынды.

«Лабораторияләрдә катнашучылар 3 көн дәвамында остазлары белән бергә яңа бию әзерләячәкләр. Бу вакыт бик аз, билгеле. Шуңа тиз отып алучы, яңалыктан курыкмаучыларны сайлап алдык. Коллективларда чыгыш ясаучыларның кайберләренә үз-үзләрен күрсәтүе авыррак икәнлеге ачыкланды, чөнки алар ансамбльдә биергә ияләнгән. Ләкин лабораторияләр һәр биюче өчен кызыклы тәҗрибә, – ди юнәлеш җитәкчесе Венера Галимова. – Лабораторияләрне Россия күләмендә танылган хореографлар җитәкли. Безнең мәдәнияткә, музыкага, театрга, гореф-гадәтләребезгә аларның үз карашы. Төп максатлары – бию аша татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтү. Шуңа иҗади лабораторияләр «Татар иҗатына яңа караш» дип атала».