ARTS BILER FORUM. Иҗат өчен яңа киңлекләр ачабыз! кире кайтырга

ARTS BILER FORUM. Открываем новые горизонты вместе!

Биләрдә ARTS BILER FORUM-ның иҗади сменасы дәвам итә. Әлеге форумның төп үзенчәлеге булган лабораторияләр белән беррәттән монда бию, музыка һәм театр юнәлешләре буенча мастер-класслар да уза. Остаханәләрдә балалар гына түгел, алар белән бергә килгән коллектив җитәкчеләре дә катнаша, үзләре өчен яңалык ача. Спикерлар Татарстан гына түгел, Россия дәрәҗәсендә танылган сәнгать эшлеклеләре. Кайберләре белән дәресләрдән соң күрешеп, форум турында фикерләрен, хис-кичерешләрен белештек. 

Спикерларның берсе – М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрының солисты Айсылу Мирхафизхан. Ул үзе дә Сәләт баласы, кайчандыр сәлкеш, әйдаман һәм хәтта башҗитәк булган. 

«Сменада катнашучыларның хис-кичерешләрен яхшы аңлыйм. Сәләткә килгәч, дөнья ачылып киткәндәй була. Тирә-юньдә синең кебек үк сәләтле балалар, аларга карап яңа белемнәргә омтыла башлыйсың!» – ди Айсылу. Ул классик бию һәм пластика буенча остаханә үткәрә. 

«Әлбәттә, хәзер модада күбрәк заманча биюләр. Ләкин балаларны үстерә, камилләштерә торган бию ул – классик бию. Чөнки монда эмоция генә түгел, баш та эшли, – дип сөйли биюче. – Дәрес башланыр алдыннан һәрвакыт балалардан нинди максат белән килүләре хакында сорыйм. Мәсәлән, бүген бию техникасы «лайфхак»лары белән бүлешүемне сорадылар, пируэт, баланс һәм дөрес сикерү серләре белән уртаклаштым». 

Сәләттәге балалар белән эшләү җиңел һәм рәхәт булуын Айсылу да, башка остазлар да билгеләп үтә. Мәсәлән, Слава Полунинның академиясен тәмамлаган профессиональ клоун Руслан Риманас та шул фикердә. Ул балаларга клоун һөнәре үзенчәлекләре турында сөйләде. 

«Мастер-класс бик яхшы узды. Максатым – балаларны клоунада тарихы һәм теориясе белән таныштыру, практик күнегүләр эшләтеп карау иде. Балалар шундый ачык, һәрвакыт экспериментларга әзер. Бу – бик шәп, минемчә! – ди Руслан Риманас. – Мастер-класста күп игътибар пластикага бирелде. Балалар үзләрен иркен тотарга, тирә-яктагыларга карамыйча биергә, җырларга, гомумән, күңел кушканны эшләргә, елмаерга һәм шатлык тудырырга өйрәнде!»

Руслан әйтүенчә, балалар арасында үз тормышын клоун һөнәре белән бәйләргә теләүчеләр әлегә булмаса да, әлеге амплуада эшли алырлык катнашучылар бар икән. 

Җырчы Зәринә Хәсәншина форумга әле беренче тапкыр гына килә. Мастер-классында ул халык җырлары турында сөйләде. «Дәрескә сәнгатькә гашыйк, җырлый, музыканы ишетә белә торган балалар җыелган. Тавышлары да шәп.  Без алар белән бергә вокалдагы иң еш очрый торган проблемаларны барладык. Дөрес сулыш алу, тавышны киңәйтү, бит мускулларының киеренкелеген бетерү буенча күнегүләр ясадык. Бер-беребезне аңлап эшләдек», – ди ул. 

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, күп вакыт дәрес узган чатырларда балалар арасында башка юнәлеш буенча эшли торган спикерларны да очратырга була. Чөнки форум – яшь иҗатчылар гына түгел, инде тәҗрибәле сәнгать эшлеклеләре өчен дә тәҗрибә уртаклашу, яңа мәгълүмат алу мөмкинлеге. Һәр җирдән иҗат саркый!