Айгөл Габдрахманова: «Тел һәм тарих безнең өчен һәрвакыт беренче урында» кире кайтырга

АЙГУЛЬ ГАБДРАХМАНОВА: «РОДНОЙ ЯЗЫК И ИСТОРИЯ ДЛЯ НАС ВСЕГДА НА ПЕРВОМ МЕСТЕ»

Быел Сәләттә берьюлы ике истәлекле вакыйга билгеләнеп үтә: Биләргә беренче тапкыр кайтуыбызга – 25, ә җыеннарны форум форматында үткәрә башлавыбызга 10 ел! Бу җәйнең тәүге форумы, Сәләт тормышындагы һәм Биләр территориясендәге яңалыклар турында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл апа Габдрахманова белән сөйләштек.

- Һәр җәй саен сәлкешләрне гаҗәпләндерергә тырышабыз. Мәсәлән, быел форум территориясендә яңа арт-объектлар булдырылды. Изге Биләр җиренә аяк басуга ук, сәлкешләрне әйдаман һәм башҗитәкләр образындагы стендлар каршы ала. Алар зәвыклы, заманча киемнән. Сәхнәдән ерак түгел агачтан ясалган Сәмрух кошы калыкты, янында гына балалар өчен мәйданчык төзедек, таганнар куйдык. Сәлкешләр анда бер-берсе белән аралашып, вакытларын файдалы итеп уздыра ала.

-  Катлаулы эпидемиологик вәзгыятьтә дә Сәләт үз эшчәнлеген дәвам итә. Балаларның иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелә?

-  Алдыбызда зур җаваплылык – без балаларны әти-әниләренә исән-сау кайтарырга тиеш. Сәлкешләрнең генә түгел, әйдаманнарның, оештыру комитетының да сәламәтлеге мөһим. Шуңа бәйле рәвештә, без медицина хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, күзәтчелек органнары, Роспотребнадзор белән тәүлек буе элемтәдә торабыз. Форум территориясендә кулларны антисептик белән эшкәртә торган сыекчалар бар. Без көненә 2шәр мәртәбә тән температурасын үлчибез. Таләпләр бик күп. Без аларның барысын да төгәл үтибез!

-  Форумның һәр сменасының үз юнәлеше. JUNIOR SKILLS BILER FORUM киләчәк һөнәрләренә багышланган. Балалар өчен ул нинди мөмкинлекләр бирә?

- Балалар төрле район, шәһәрләрдән килә. Бәлки, кайбер һөнәрләр турында аларның, гомумән, ишеткәне дә юктыр. Биредә яңа юнәлеш белән танышып, остазларга сорауларыңны бирергә мөмкин. Шул рәвешле, балаларда кызыксыну уяна, яңа уй-теләкләр туа.

- Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Форум программасында ул ничек чагыла?

- Тел һәм тарих безнең өчен һәрвакыт беренче урында. Смена программасы моны ачык күрсәтә. Җырлар, биюләр, әйдаманнар белән аралашу, кичке чаралар, радиода яңгыраган җырлардан формалаша ул. Сәләттә тагын экологиягә дә зур игътибар бирелә. Быел махсус мәйданчыкта җәмәгать бакчасы барлыкка килде. Анда балалар үз куллары белән төрле яшелчәләр, чәчәкләр утырта. Сәлкешләр смена дәвамында аларны үзләре карап, тәрбияләп торачак. Шулай ук экологиягә багышланган дәресләр дә үтә.