Айзат Хидиятуллин: «Сәләт» Клубы Президенты булу минем өчен ул – зур бер адым!» кире кайтырга

Айзат Хидиятуллин: «Для меня становление Президентом Клуба «Сәләт» - это большой шаг вперед!»

Изге Биләр җирендә Һөнәрләр Биләр Форумның ябылу тантанасында «Сәләт» Клубының яңа президенты игълан ителде. Ул – «Галәм» аланының өлкән әйдаманы, активист Айзат абый Хидиятуллин. XV Президентның хис-кичерешлəре, килəчəккə планнары турында үзе белəн сөйлəштек.

— Айзат, сине «Сәләт» Клубының XV Президенты булуың белəн тәбрик итәбез! Искə төшерик əле: син Сəлəт дөньясына кайчан, ничек килеп кердең?

Бик зур рәхмәт! Мин 2019 елда беренче тапкыр Иҗат Биләр Форумга үземнең бию коллективым белән бардым. Әтнә районының «Алчәчәк» дип аталган бию коллективында биеп үстем мин, һәм форумга да безне үзебезне һәм үз сәләтләребезне күрсәтү максаты белән җибәргәннәр иде. Менә шулай мин Сәләт дөньясына беренче адымымны ясадым. Әлегедәй хәтерлим, «Эстеми Каган» аланын, беренче әйдаманнарым – Алсу апа һәм Айнур абый белән танышуны.

— «Сәләт» Клубы Президенты булу синең өчен нəрсə ул?

«Сәләт» Клубы Президенты булу минем өчен ул – зур бер адым, яңа баскыч кебек. Сәләт дөньясында һәм гомумән тормышта үземнең яңа адымнарымны ясарга, яңалыклар алып керергә һәм яңа үрләргә ирешергә мөмкинлек.

— Сəлəт дөньясына нинди яңалык алып керергә телисең, нинди максатлар өстендə эшләргә планлаштырасың?

Сәләтле балаларның үзара мөнәсәбәтләрен үстерүне, яхшыртуны, татар телендә сөйләшүче аудиторияне арттыру һәм милләттәшләребез арасында мәдәнияткә һәм милләтебезгә карата мәхәббәт үстерүне төп максатларым итеп билгелим. «Сәләт» Клубы сәләтле балаларны барлаучы, үстерүче үзенчәлекле бер мохит һәм чыганак ул, шуңа күрә дә киләчәктә Клуб катнашучыларының аерым бер төркем, сәләтлеләрнең алдынгылары һәм лидерлары итеп үстерү теләгем бик зур.

— «Сәләт» Клубының XV Президенты Ислам абый Миргаязов сиңа нинди киңəшлəр бирде, нинди үрнəк күрсəтте?

Ислам абый белән без инде күптәннән таныш. Ул 2021 елда минем әйдаманым булды; аннары ул минем директорым булып, мин аның әйдаманы булдым; алга таба без аның белән 2025 елга кадәр бергә башҗитәкләр командасында һәм «Сәләт» Клубы командасында бергә эшләдек. Ул бик яхшы лидер һәм җитәкче үрнәге минем өчен. Ислам абый миңа бик күп киңәшләр бирде, бөтен эшне төгәл һәм вакытлыча итеп эшләп барырга һәм балалар, әти-әниләр, команда һәм җитәкчеләр белән нәтиҗәле коммуникация оештырырга өйрәтте. Мин аның эшен уңышлы дәвам итәрмен дип ышанам.