«Сәләт ВикиМәктәбе» укучысы бул! ← кире кайтырга

7 апрель көнне, шимбә, Сәләт Йортында «Сәләт ВикиМәктәбе»нең уку-укыту курсы старт ала.
Беренче этап һәр шимбә Сәләт Йортында онлайн һәм оффлайн форматында узучы 5 остаханәдән тора.
Шулай, 7-нче апрель көнне сәгать 14.30 остаханәдә проектта катнашыр өчен гариза тапшырган 23 активист көч сыный алачак.
Мәктәпнең күп кенә укучылары Татарстанның төрле районнарында тора. Ләкин, бу аларга остаханәдә булырга бер дә комачауламыячак. Алар өчен махсус «Skype»та видеоконференция оештырылачак.
Остаханәләрнең спикерлары буларак Викимедиа проектларының тәҗрибәле катнашучылары чакырылды. Алар арасында проектның элеккеге җитәкчесе Фәрһад Фаткуллин, «Гыйлем» веб-проектының җитәкчесе Айдар Шәйхин һәм татар википедистлары Абдуллах Хамидуллин белән Марат Усманов.
Беренче этап май ае башында тәмамланачак, соңыннан, яшьләр практикага тотыначак дип көтелә. Төрле чараларга барып, укучылар алар нигезендә Викимедиа проектларында мәкаләләр булдырачак.
Шулай итеп, «Сәләт ВикиМәктәбе» укучылары мәкаләләр язуда тәҗрибә туплап, татар телендәге Викимедиа проектларын баетып, интернет челтәрендә татар сегментын арттырычаклар.
Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә.