2017-нче елның иң шәп җырын Алинә Шәрипҗанова башкарды ← кире кайтырга

Ел дәвамында Сәләт проектлары катнашучылары белән җәйге аланнар, төрле бәйгеләр кысаларында шактый күп автор авторлы җырлар иҗат ителә. Нәкъ менә шул сәбәпле, Премиядә махсус – «Сәләт җырлый» номинациясе каралган. Бу елны җиңү тәмен яшь «Сәләт-Самара» аланы татып карады. Җиңүчене интернет челтәрендә ачык тавыш бирү буенча сайладылар. Шулай итеп, «Сәләт-Самара» аланы җыры өчен 762 тавыш бирелде. Җырның башкаручысы Алинә Шәрипҗанова, сүзләр авторы Мөдәррис Каюмов, көй авторы Миләүшә Хайруллина һәм «Сәләт-Самара» сменасы директоры Булат Вәлиуллин белән әлеге җыр тарихы турында сөйләшеп алдык.
Әлеге җырны иҗат итүдә ни өчен катнашырга булдыгыз?
Алинә Шәрипҗанова:
- Дөресен генә әйткәндә, артист өчен җыр ул – бәләкәй бала сыман. Язның бер көнендә җыр авторларыннан миңа бик кызык кына тәкъдим килеп иреште. Әлеге җырны башкарырга сорадылар. Җыр буенча материалны җибәргәннән соң, аның шуның кадәр позитив, җылы, якты хисләргә бай булганын аңладым. Минемчә, бу җыр әти-әниләреннән ниндидер вакытка ерак булган балаларга бик зур ярдәм булачак. Җырны без бик тиз яздырдык һәм соңыннан әзер вариантны миңа җибәргәннән соң, килеп чыккан нәтиҗәгә бик куандым. Шунысы кызык, куплеттагы сүзләр, фразалар төзелеше бик үзенчәлекле. Татар тыңлаучысы моңа әле бик күнегеп бетмәгән, ләкин мин моны бик кызык формат дип күрәм. Җырның бер «Сәлам, Сәләт» дигән юлын алып карасак та, аның үзе белән нинди тирән мәгънә алып килгәненә инанабыз.
Әгәр дә миңа кабаттан шундый тәкъдим килеп ирешсә, бер уйламыйча ризалашырмын! Мондый проектларда катнашу үзем өчен дә зур тәҗрибә дип саныйм. Мөдәррис һәм Миләүшә кебек авторлар булган вакытта яшьләр татар музыкасы белән кызыксыначак, татар теленә тартылачак дип саныйм.
Җырны иҗат итүче команда ничек барлыкка килде?
Булат Вәлиуллин:
- Иң баштан ук авторлы җыр иҗат итергә булдык. Ләкин, кызганыч, аның ничек ясалганын белми идек. Шул вакытта без барыбыз да музыка кешесе – Мөдәррисне искә төшердек. Барысын да сөйләшеп, җырны иҗат итүче команданы ул җыячагын билгеләдек.
Әлеге җырны иҗат итәргә нәрсә илһамландырды?
Мөдәррис Каюмов:
- Сәләт өчен җырлар язырга бик яратам! Иҗат җимешләребезне сәлкешләр җырлап йөргәндә күңелем шундый сөенә! Димәк, барлык язган җырлар да юкка түгел. (Елмая)
Миләүшә Хайруллина:
- Тулысына Сәләт хәрәкәте илһамландырды дип әйтә алам. Чыннан да, балаларга истә калырлык яхшы, дәртле, позитив көй иҗат итәсе килде.
Ни өчен нәкъ менә әлеге алан өчен җырны язырга булдыгыз?
Мөдәррис Каюмов:
- Язның бер көнендә Алмаз Шәрәпов ( «Сәләт-Самара-2017» әйдаманы) «Сәләт-Самара» аланына җыр кирәк дип мөрәҗәгать иткән иде. Ул минем якын дустым, шуңа рәхәтләнеп булышырга ризалаштым. «Карт бабайга» ничек ярдәм итмисең инде?! (Көлә) Смена башланыр алдыннан тулы альбом чыгарырлык материал язылды, ләкин, күңелләрне дулкынландырсын өчен төп җыр өстендә бераз күбрәк эшләргә, тырышырга туры килде. Җырның көен яшь һәм бик талантлы композитор Миләүшә Хайруллина язды. Җырга җәйге кәеф керсен өчен, Миләүшәгә Сәләт турында күп кенә кызыклы хикәяләр сөйләдем. Ул кызыксыну хисе белән янып китте. Аранжировканы дустыбыз Сергей Тутаев ясады.
Җырга җан кертерерлек тавышны бик озак эзләдек. Җәй көннәрендә җырчыны табырга кыен икән. Барысы да гастрольләрдә, сабантуйларда. Алинә Шәрипҗанова ризалыкны белдергәч, күңел күкләрне тишеп, галәмгә очардай булды.
Миләүшә Хайруллина:
- Әлеге аланда минем дусларым, шуңа күрә ризалаштым да. (Елмая)
Сезнең эшегез иң яхшысы дип танылуын көткән идегезме?
Мөдәррис Каюмов:
- Безнең җыр җиңүче булыр дип бер дә уйламаган идек. Чөнки, безнең «Сәләт-Изге Чишмә» аланы белән берлектә 2016-нчы елда әлеге «Сәләт-җырлый» номинациясендә инде төп бүләккә ия булганыбыз бар иде.
Шуңа күрә, бу елны, «Сәмрух-2017» премиясенә бары тик күптән күрешмәгән дуслар белән очрашыр өчен генә бардым дип әйтергә була. Җиңүчене игълан иткәч, беренче мизгелдә гаҗәпләндем, ә аннан соң, мине сөенечле хисләр зур дулкын белән бәреп китте. (Елмая)
Барлык җанаткан сәлкешләргә, әйдаманнарга рәхмәтләребезне белдерәсе килә! Бар иҗатыбыз нәкъ менә сезнең өчен! Без сезне яратабыз!
Миләүшә Хайруллина:
- Җиңүне бик тели идем, ләкин, шул ук вакытта көтми дә идем. Чөнки әлеге номинациядә булган барлык катнашучылар да бик көчле иде. Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, эчтә булган барлык хисләр ташты! Ләкин, иң төп хис барыбер шатлык иде. Филармония сәхнәсенә меңгәндә, барлык кешеләр дә сиңа кул чапканда – бер нәрсә белән чагыштыра алмаслык хис-кичерешләр ул! «Сәмрух-2017» премиясеннән истәлекләр һаман да күңелемне җылыта. Кабаттан, барысына да рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә!
Булат Вәлиуллин:
- Дөресен генә әйткәндә, финалга үткән барлык җырлар да җиңүче исеменә лаек иде дип саныйм. Ләкин, күңелемнең эчендә барыбер безнеке җиңер дип өметләнә идем. Кабатланмас хисләрне тойдым! Бу – эйфория һәм соклану хисе!