Илназ Сафиуллин: «БикаФест» – язмышымны билгеләгән тормыш мизгеле ул!» кире кайтырга

«БикаФест» – большая сцена для огромных талантов

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVI Республикакүләм «Бикафест» җыр һәм шигърият фестивалендә катнашырга теләк белдереп гариза калдырырга һәм аның тарихына үз исемеңне өстәргә санаулы көннәр калып бара. 2001-нче елдан бирле чарада 5 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашып өлгерде. Күпләр өчен Бикмуллин фестивале үз-үзен табу урыны һәм үсеш мәйданчыгына әверелде.

Мисалга, Энҗе Әхмәтҗанова, үзенең 15 яшендә фестивальдә инде 4 тапкыр катнашып өлгергән. Узган ел исә гран-при дәрәҗәсенә менеп җитте. Булачак һөнәрен дә иҗат белән бәйлисе килә ди:  «Катнашкан дүрт елымда да  «Иң оста автор-башкаручы» номинациясен сайладым. Башта махсус бүләк, аннары 2-нче урынга лаек булдым, шуннан соң беренчелекне яуладым. Узган ел исә гран-при алдым. Каушау, курку хисләре һәр бәйгедә дә була, тик «БикаФест»та күңелгә рәхәт, сәхнәгә чыгасы да җиңел. Каршыңда утырган жюри да позитив кәеф чыганагы булып тора.Үзем 8 яшемнән бирле вокал белән шөгыльләнәм, фортепиано классын тәмамладым. Казанның 111-нче мәктәбендә  9-нчы сыйныфта укыйм, узган ел музыка мәктәбен тәмамладым. Шигырьләр иҗат итәм, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашам. «БикаФест»та барысы үзара дус, тату, шуңа да чыгыш ясаганда үземне дусларыма җырлагандай хис итәм. Әлеге фестиваль ярдәмендә үземә күп тәҗрибә тупладым, һәр катнашучыдан үземә үрнәк алырга тырышам», – ди Энҗе.

«Сәләт» тә,  «БикаФест» та сәләтле яшьләрне һәм фикердәшләрне үзендә берләштерә. Җиңүчеләр арасында бүгенге татар эстрадасының якты йолдызлары, шигърият дөньясының чын илһам чыганаклары да бар. Алар инде хәзер үзләре катнашучыларга бәя бирә.

«Сәләт» проектлары ветераны Йолдыз Миңнуллина бүгенге яшьләрне ак көнләшү белән күзәтә: «Мин «БикаФест»та катнашкан вакытта бүгенге кебек мөмкинлекләр юк иде: якты, иркен «Сәләт» йорты да, бихисап проектлар да булмады без үскән вакытта. Шуңа да җәйге аланнардан соң күрешү урыны булып Бикмуллин фестивале торды. Монда үткәргән көннәр беркайчан да истән чыкмый: кич утырулар, гитарага кушылып җырлаган бард җырлары, якын дуслар белән аралашу... Бүгенге яшь буынны да фестивальдә катнашырга чакырам! Оялмагыз! Үзегезне 200%-лык шәп итеп күрсәтегез!» – ди Йолдыз.

«Turkvision-2014»  катнашучысы Айдар Сөләйманов та фестивальдә катнашкан елларын елмаю белән искә ала:  «2004-нче елда мин дә «БикаФест»та катнаштым, 3-нче урынны яуладым. «БикаФест» ул – иҗатларын башлап  җибәргән шагыйрь, җырчы, композиторлар өчен бер дигән мәйданчык. Үсеш өчен дә биредә яхшы шартлар тудырылган: хәтта бәйге барышында ук иҗади дуэтлар, яңа җырлар туганы беркемгә дә сер түгел. Шагыйрьләр шигырь иҗат итте, композиторлар – көй, вокалистлар аны шунда ук халыкка тәкъдим дә итте. Бу бик матур күренеш! «БикаФест»та катнашыгыз, идеяләрегезне чынга ашырыгыз, танышыгыз, дуслашыгыз, уртак иҗат тудырыгыз!»

Шагыйрь Рифат Салях: «Рөстәм Бикмуллин фестивале турында беренче мәртәбә «Сәләт-Раушан 2003» сменасында ишеткән идем. Ни кызганыч, «Сәләт»нең күп проектларында катнашсам да, «Бикафест»та былтыр һәм өченче ел жюри буларак кына катнаштым. Бик яхшы фестиваль! Бик талантлы егетләр-кызлар килә! Аларга чын күңелемнән сокланам! Вакыт машинасында үткәннәргә кайтып булса, беренче эш итеп шул фестивальдә катнашыр идем. Быелгы катнашучыларга һәммәсенә дә уңышлар һәм жюрига сайлап алу катлаулы булуны телим. Безнең татар халкы талантларга бай! Менә шуларның барсы да «Сәләт»тә! «БикаФест»  та, «Сәләт»нең башка проектлары да халкыбызга сулыш кебек кирәк!»

Татар эстрадасы йолдызы Илназ Сафиуллин да җиңүчеләр исемлегендә. «Мин 2002-2004 елларда «Иң оста автор-башкаручы» номинациясендә катнашып беренчелекне яуладым. «БикаФест» – минем өчен бик зур хатирә, дәрәҗә, язмышымны билгеләгән тормыш мизгеле ул. Әлбәттә, фестиваль елдан ел үсә. Катнашучыларга барлык сәләтләрен тиешенчә күрсәтүләрен һәм бары уңышлар теләп калам. «Сәләт»тәгедәй җылы атмосфераны сез башка җирдә таба алмассыз. Катнашыгыз!» – дип белдерде Илназ.

 «Татар радиосы» музыкаль редакторы Роберт Муртазин яшьләргә күбрәк хыялланырга киңәш итә: «Берничә ел дәвамында фестиваль кунагы булдым. «Сәләт»тә мин  5 яшьтән. 2014-нче елда «Сәләт-Раушан»да әйдаман булган идем. «Сәләт» минем өчен дуслык, дәрт һәм илһам чыганагы. Курыкмагыз! Хыялланырга курыкмагыз!»

Фестивальдә 250-дән артык сәләтле бала катнашачак. Катнашырга теләүчеләрнең яше 12-дән алып 30-га кадәр.

«БикаФест» фестивале түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- иң оста автор-башкаручы;

- иң оста коллектив-башкаручы;

- татар халык җырын иң оста башкаручы;

- татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы;

- үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);

- башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).

Фестиваль 2001-нче елдан «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла. Бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре  еш яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. иҗат юлларын «БикаФест»та җиңүләрдән башлаган шәхесләр. Бу исемлектә син дә үзеңне күрә алачаксың. Мөмкинлекне кулдан ычкындырма!

Катнашу өчен гаризалар 12-нче ноябрьгә кадәр selet.biz сайтында кабул ителә.  

Проект турында тулырак