Сәлкипушлар инглиз телен өйрәнә ← кире кайтырга

Сәләт оешмасы бүгенге көндә мәктәп укучылары һәм студентларга өстәмә белем бирү өстендә генә эшләп калмыйча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерү белән дә шөгыльләнә. «Бәләкәч» студиясендә Сәләт гаиләләре сәлкипушлары әле күптән түгел генә инглиз телен дә өйрәнә башладылар. Ни өчен нәкъ менә әлеге фән сайлап алынган? Тиешле нәтиҗәләр озак көттерерме? Бәлки беренче уңышлар да бардыр? Бу хакта безгә «Бәләкәч» мәйданчыгының инглиз теле укытучысы Римма Гыйләҗева сөйләде.
- Римма, ни өчен укытучы һөнәрен сайларга булдың?
- Минем әнием дә укытучы. Шуңа да мин китап-дәфтәрләр арасында үстем. Өйрәтүче уенчыклар да бик ошый иде. Әнием үзе белән мәктәпкә алып барган көн чын мәгънәдә бәйрәмгә әверелә иде.
- «Бәләкәч»кә ничек килеп эләктең?
- КФУда укыйм, испан телен һәм әдәбиятын өйрәнәм. Укытучым – Диләрә Җәүдәт кызы. Сөйләм практикасы дәресендә балаларга инглиз телен өйрәтү теләгем булуын әйттем. Ә ул минем Сәләт активисты булуымны белә иде, шуңа да «Бәләкәч» турында сөйләде. Күңел түрендә йөрткән хыялларның чынга ашуына ышанам, минем очрак – шуңа ачык мисал.
- Сәләттә син күптәннән димәк? Нинди проектларда катнаштың?
- 2008-нче елдан бирле 18 тапкыр сәлкеш булдым бит мин! «Сәләт-Кир» (хәзер «Сәләт-Санак»), «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Аршан», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Рухият» сменаларында ял иттем, язгы һәм көзге сессияләрдә катнаштым. Әйдаман, укытучы буларак та үземне сынап карадым. Быел исә беренче тапкыр «Сәләт-Рухият» аланына өлкән әйдаман буларак барачакмын. Әле Бикмуллин фестивалендә дә катнашканым бар, дус кызларым белән магнитофон откан идек! (Көлә)
- Ни өчен инглиз телен кече яшьтән үк өйрәнү кирәк?
- Сәләт лидерларыннан һәрдаим Сәләт – өч телле мохит дигән сүзне ишетәбез. Исеме җисеменә туры килсен өчен иң кечкенә Сәләтлеләрдә дә инглиз теленә мәхәббәт уятырга кирәк. Бүгенге көндә инглиз теле яңа термин да, мода да түгел, ә кирәкле белемгә әйләнде. Балачакта кеше телләрне тизрәк үзләштерә. Шәхсән үзем әниемнән гел ник инглиз телен кечкенәдән өйрәтмәдең дип сорыйм. Миңа калса, бүген аны өйрәнгәндә миңа күпкә җиңелрәк булыр иде.
- Безнең сәлкипушларга инглиз теле ничек бирелә?
- Декабрь аенда шөгыльләнә башладык. Исәнләшергә, үзебез турында сөйләргә, санарга, җиләк-җимеш һәм туганнар исемнәрен өйрәндек.
- Балаларны кызыксындыру җиңел эш түгел шул.
- Шуңа да безгә кунакка еш кына Микки Маус белән Гога (мультфильм геройлары) килә. (Көлә)
- Синең өчен «Бәләкәч» нәрсә ул?
- «Бәләкәч» – бик кызыклы проект. Үземне вакыт киселешендә кебек хис итәм: үткән һәм киләчәк заманнарда. Сәләт ветераннары һәм сәлкипушларын күзәтүе бик кызык. Минем балаларым да киләчәктә бирегә йөрсен иде дип хыялланам.
- Безгә теләкләрең?
- Күп-күп файдалы дәресләр телим! Аларга йөрүче балалар саны да артканнан-артсын иде!
- Рәхмәт, Римма! Сиңа да уңышлар!