Әдип Әлмир кубогына шахмат турниры кире кайтырга

Шахматный турнир на кубок Адипа Альмира

2-нче апрель көнне Сәләт йортында Әдип Әлмир кубогына «Атлант» шахмат клубы турниры узды. Турнирда 5-48 яшь аралыгындагы барлыгы 26 кеше катнашты. Алар Казан шәһәреннән, Татарстан районнарыннан җыелган иде.

«Безне интеллектуаль уеннарга, шахматларга булган мәхәббәт берләштерә. Шуңа да турнирыбыз дустанә һәм рәхәт мохиттә уза», – дип белдерде Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов.

Чыннан да, җиңү яулау теләге зур булса, дуслык хисләре өстенрәк булып чыкты. Кемдер оттырганнан соң да көндәшенә уңышлар теләде, икенче берәүләр хаталарын анализлады.

Быел турнир өчен әйләнмәле система сайланган иде. Һәр катнашучы да бөтен көндәшләре белән уйнап чыга алды. Барлык катнашучылар да 3 категориягә бүленгән иде: ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар.

Иң кечкенә катнашучы Дилә Закировага нибары 5 яшь кенә булуга карамастан, ул бик оста уйный. Әнисе Гөлназ Закирова сүзләре буенча, шахмат уены алар гаиләсендә почетлы урынны били. «Шахмат дөньясына мәхәббәтне дәү әтиләре тәрбияләде. Улым Данил да 3 яшеннән бирле шахмат уйный, бер генә ярышны да читләтеп узмаска тырышабыз. Әдип Әлмир кубогы ярышларында да беренче тапкыр гына катнашмыйбыз. Быел кызымны да алып килергә булдым, Сәләт мохитен тоеп үссен дим. Шахмат буенча беренче адымнарын нәкъ менә Сәләттә ясавын телим», – дип белдерде Гүзәл.

«Барысы да бик әйбәт узды, аңлашылмаучанлыклар булмады. Катнашучылар сөендерде, абсолют җиңүчеләр дә булды. Миңа да җитәкче, оештыручы буларак «Атлант» шахмат клубы зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте», – дип, хис-кичерешләре белән проектның җитәкчесе Гөлдания Булатова да уртаклашты.

Һәр шахмат сөючегә катнашуы турында таныклык тапшырылды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә байтак булды: «Кыстыбый» компаниясеннән тәмле призлар, «Need for speak» телләр мәктәбеннән таныклыклар, «Knitka», «Balmy» проектларыннан бүләкләр дә бирелде.

Кече төркемдә җиңүгә Данил Закиров лаек дип табылды. Ир-атлар төркемендә Азат Хөрмәтуллин, хатын-кызларда Адилә Зиннәтуллина җиңүче буларак танылды.

«Уен җиңел бирелмәде, тик шулай да беренче урынны яулый алдым. Оештыручыларга рәхәт мохит һәм эчтәлекле турнир өчен рәхмәт! Барысы да бик ошады!» – дип фикерен җиткерде Азат Хөрмәтуллин.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева