«Сәләт-Аксубай» клубы туган көненә чакыра! кире кайтырга

Клуб «Сәләт-Аксубай» приглашает на свой День рождения!

Сәләт берләшмәсенең сәләтле яшьләре белән эшчәнлек ел әйләнәсе бара. Сәләт йортыннан кала активистларыбыз үз районнарындагы Сәләт клубларында җыела.

Бер айдан «Сәләт-Аксубай» клубы беренче зур датасын – 1 яшьлек туган көнен билгеләп үтәчәк. Аның сәлкешләре күп кенә Сәләт проектларында катнашып өлгергәннәр: зур делегация белән Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә узган Әнвәр Хәйри укуларына килгәннәр; «Сәмрух» ел премиясендә «Ел паблигы» номинациясендә үзләрен сынап караганнар. Ә «Сәләт-Аксубай» клубы рәисе Ләйлә Моратшина «Ел сәлкеше» номинациясендә ТОП-8 сәлкеш арасына кергән.

Клуб кысаларында аралашу татар телендә бара. Балалар татар телен, традицияләребезне һәм мәдәниятебезне саклап калырга тырыша. Татар теленә багышланган акцияләрдә катнашалар, мәктәпләрендә дә татар теле атналыгы уздырганнар. Бу җәйне мәктәпләренең 26 укучысы Сәләт форумының 2 сменасында катнашкан. КВН, QUIZ һәм спорт чараларында үзләрен күрсәткәннәр.

Һәр сишәмбе клубның активистлары киңәшмәгә җыела. Ул, Сәләт чараларына хас булганча, шәмчек белән төгәлләнә икән. 2017-2018-нче уку елына юл картасы инде төзелгән.

Сәлкешләр зарыгып Клубларының туган көнен көтәләр. Чөнки аның кысаларында Ачык ишекләр көне уздырырга планлаганнар. Без дә, үз чиратыбызда, барлык Сәләт активистларын чакырып калабыз! Ул 28-нче октябрь көнне, 11:00, 3-нче Аксубай  урта белем бирүче мәктәбендә узачак.

Якын киләчәккә булган планнар белән дә танышып үтик. 21-нче октябрь көнне Алсу апа Гатауллина катнашында Фәнни ярышлар чемпионаты узачак. Топ-спикер, Open mic, Интуиция уены, «Аксубай кичләре» иҗади кичәсе, ЧГК, QVIZ, Түбәтәй уены, спорт чаралары, шахмат-шашка турнирлары да ел дәвамында үткәреләчәк.

Ләйлә Моратшина, клуб рәисе:

-         Дуслар, актив һәм инициативалы булыгыз! Без сезнең тәкъдимнәрегезгә һәрвакыт шат. Менә мин, мәсәлән, Клубны ачтым һәм аның рәисе булдым. Ник дисезме? Чөнки минем өчен Сәләт – гаилә, дуслар, остазлар һәм үсеш мохите ул. Инде өченче ел рәттән «Фәнсар» мәктәбендә белем алам. Сәләт миндә КВН уенына мәхәббәт уятты. Тагын рәсем ясарга яратам. Клубта гаилә мохите булдырырга, команда рухы тупларга тырышам. Без бер-берегезгә һәрдаим ярдәм итешеп торабыз. Син дә безнең сафларга кушыл! Бергә булганда без көчле!