Сәләт клублары 2017-нче елга эш планын тәкъдим иттеләр кире кайтырга

Клубы Сәләт представили план работы на 2017 год
«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы, Биләр каласы) Сәләт клубларының V гамәли семинары узды. Әлеге семинарда Татарстанның 11 районыннан һәм Самарадан килгән клублар катнашты.

3 көн дәвамында берләшмәбез активистлары Сәләт клубларын үстерү һәм ныгыту буенча махсус дәресләр алдылар, аларны практикада сынап карадылар. Мисал өчен, вакытны ничек дөрес итеп бүлү, google-программалар серләре, семинарларда катнашуның отышлы яклары, клуб эшчәнлегенең яңа форматы, һ.б.

«Һәр катнашучы – шәхес, бергә булганда исә бер агымны хасил итәбез. Мин сезне котлыйм: безнең өчен бу очрашу – зур вакыйга, Сәләт клублары – олы шатлыгыбыз. Шуңа да сезгә чиксез рәхмәтлебез! Көн саен эшли торган хезмәтебез дә уртак максатыбызга ирешү өчен бит. Киләчәккә дә планнарны бергә корыйк, бергә булыйк!» - дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Семинарның төп юнәлеше булып 2017-нче елга юл картасы төзү, тагын да сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк эш планын төзү торды. Һәр клуб үз эшчәнлеген тәкъдим итте: һәммәсенең чыгышы үзенчәлекле һәм кабатланмас иде. Кемдер заманча яңа технологияләр белән илһамланып клубы хакында «Вконтакте» социаль челтәре мисалында сөйләде. Икенче берәүләр клубын чәчәкле ваза белән чагыштырды.

Семинарның тагын бер мөһим юнәлеше булып стандарт булмаган чаралар оештыру һәм уздыру торды. Катнашучылар шәһәр буенча роликларда йөрү марафоны,  рэгби, «Поле чудес», «Аҗаган» уеннарын тәкъдим иттеләр.

Семинар эш планына корылган булса да, иҗади кичәләрсез, интеллектуаль һәм спорт чараларыннан башка узмады. Төп спорт чарасы булып 444 баскычлы «Изгеләр тавы»на менү булгандыр. Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов үзе язган җырын барлык катнашучыларга бүләк итте. Әлеге җыр барыбызның күңелен җилкендерде, илһамландырды.

Skype аша Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән аралашу бәхетенә ирештек. Катнашучылар чит илләрдәге Сәләт клублары хакында кызыксындылар, борчыган мәсьәләләре турында киңәшләштеләр, сорауларын бирделәр: электрон китап яхшыракмы, әллә басмамы, «Сәмрух» сүзенең мәгънәсе нинди, яңа сменалар күп ачылу аркасында элеккегеләре ябылмасмы, һ.б.

«Барысы да сездән тора. Безнең бер генә сменаны да ябасыбыз килми. Сәләт ул – хәрәкәт, система, агым. Аның төп бурычы – үзенең үзәкләрен, инфраструктурасын камилләштерү. Үсешкә без шат кына», - дип җавап кайтарды Әдип Әлмир.

Клубларның үсеше хакында да сүз булды: «Клубтагы төп элемент – сәлкешләр. Алар берләшмәбез белән бергә үсәләр, ныгыйлар. Клуб, образлы итеп әйткәндә, кайнар мич ул. Аның утында җылынып була, бер-береңә якынаеп була. Сәләт булганда аның клублары да булачак. Клублар булганда – Сәләт яшәр», - дип белдерде Сәләт проектлары җитәкчесе.

«Сәләт клублары семинары – безнең эшчәнлекнең импульсы ул. Бу юлы  да шулай булды. Семинар әһәмиятле чаралар бай иде. Минемчә, Әдип Әлмир белән узган видео-конференция беркемне дә битараф калдырмагандыр. Мине, шәхсән, бик илһамландырды. Ул безгә барлык бурыч һәм максатларны төгәл итеп аңлата белде, борчыган сорауларга җавап бирде. Яшел Үзән активистлары энергия алып кайтты! Актив эшчәнлегебезне дәвам итәргә әзербез!» - дип белдерде «Сәләт-Яшел Үзән» клубы рәисе Тимерхан Шәйхетдинов.

«Без дәресләр укып кына калмадык, башка клуб вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашырга да өлгердек. 3 көн буена командада эшләү безне тагын да берләштерде. Семинар бик продуктив һәм файдалы булып исемдә калды», - дип җиткерде «Сәләт-Бөгелмә» клубы активисты Аида Газизова.

Бу фикер белән барлык катнашучылар да килешер дип уйлыйм. Бер сүз белән генә әйткәндә, семинар бик шәп узды.

Семинарда Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева булып кайтты