«Сәләткә нур булган йолдызлар» - яңа форматта! ← кире кайтырга

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе 1-нче июньгә кадәр озайтылды!
⠀Гаризалар selet.biz сайтында, ә конкурс эшләре selet.nur@gmail.com почтасы аша кабул ителә. Әдәби конкурс турында тулырак безнең сайтта ПРОЕКТЛАР бүлегендә танышырга мөмкин.
⠀Конкурс үзе кайчан була соң, дип сорасагыз, быел ул яңа форматта узачак. Бәйге ARTS BILER FORUM кысаларында күчмә мәктәп форматында оештырыла! Катнашучыларны 3 көнлек тыгыз программа: конкурсның жюри әгъзалары белән әңгәмә, экспертлар белән эшләү, спикерлар белән очрашу һәм башкалар көтә. Һәм күчмә мәктәпнең нәтиҗәсе буларак, «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының финалистларын бүләкләү тантанасы узачак.
⠀ARTS BILER FORUM-да (27.06-02.07) узачак күчмә мәктәпкә бары тик 80 катнашучы чакырыла. Алар арасыннан экспертлар иң-иңнәрен сайлаячак.
Үзгәрешләр турында тулырак «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының координаторы Айгөл Вәлиуллина сөйләде:
– Быел «Сәләткә нур булган йолдызлар» яңа форматта узачак, мондый форматның әле булганы юк иде. Заманында безнең «Аккош күле» дигән клуб эшләгән, шуның кысаларында гына ниндидер кечкенә генә очрашулар оештырылган. Ә менә күчмә әдәби мәктәп юк иде әле. Быел безгә бәхет елмайды: «Сәләткә нур булган йолдызлар» проекты белән грант оттык! Шуңа күрә конкурсны яңа форматта үткәрү мөмкинлеге ачылды.
Күчмә мәктәп 27-нче июнь-2-нче июль аралыгында узачак ARTS BILER FORUM вакытына туры килә. Димәк, «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының сайлап алу турын үткәннәр берьюлы ике куянның койрыгын тота алачак! Беренчедән, ARTS BILER FORUM-да катнашалар. Форумның үз программасы, ул бик кызыклы булачак. Юкка гына ARTS BILER FORUM-ны иң иҗади форум дип атамыйбыз – ул чып-чын иҗат дөньясы! Икенчедән, «Сәләткә нур булган йолдызлар»ның үз программасы да шәп һәм файдалы булачак. Хәзерге вакытта программаны эшлибез. Төрле спикерларны чакырабыз. Шуны хәзердән үк әйтә алам: һәрвакыт безнең белән тыгыз элемтәдә булган «Ялкын», «Идел», «Казан утлары» журналларының баш мөхәррирләре һәм хезмәткәрләре күчмә мәктәпкә спикер буларак чакырулы.
Бу проект күчмә мәктәп белән генә чикләнми, киләчәктә дә зур эшләребез булачак. Сентябрь аеннан Сәләт Йортында әдәби юнәлештә курслар башланачак. Октябрь аенда икенче күчмә мәктәп узачак. Һәм «Аккош күле» клубы эшчәнлеген дә яңартып җибәрәчәкбез.