Сәләт «Алмагач» мәктәбендә Белем бәйрәме узды! кире кайтырга

День Знаний в школе Сәләт «Алмагач»

1нче сентябрь – һәр елны барысы өчен дә үзенчәлекле, күркәм бер дата. Ул белем дөньясына яңа адым ясау, яңа өметләр, яңа максатлар белән уку елына аяк басу көне. Сәләт «Алмагач» мәктәбендә дә бүген яңа уку елы башланып китте. «Ачыш» гимназиясендә Белем бәйрәме гөрләде һәм беренче саф укучылары өчен тәүге кыңгырау чыңы яңгырады.

Укучыларны көзнең беренче бәйрәме белән ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов котлады:

«Бездә бүген зур бәйрәм! Шушы матур бакчада ничәнче ел дәвамында Сәләт «Алмагач» мәктәбе үсеп килә. Әлбәттә, монда мөмкинлекләр мохите. Без Сәләт белән бергә шушы мөмкинлекләр мохитен үстерәбез һәм биредә иң шәп гимназия эшләргә телибез! Бу безнең уртак эшебез. Барлык укучыларга да зур уңышлар телибез!» - дип белдерде ул.

Булачак төзүчеләр, журналистлар, укытучылар, инженерлар, тел белгечләре, йөзүчеләр, шахматчылар, музыкантлар бәйрәм линейкасының бизәге булды, килгән кунакларга шигырьләрен сөйләде. Шулай ук укучыларны һәм килгән кунакларны Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music махсус чыгышлары белән сөендерде. Алда сәләтл балаларны белем иленә сәяхәт, берсеннән-берсе мавыктыргыч дәресләр көтә. Уку-укыту программасы Сәләтнең өч телле мохит булдыру принцибына нигезләнеп әзерләнүе һәм дәресләрнең телләр өйрәнү белән баетылуы хакында «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе кураторы Диләрә Якубова искәртеп үтте.

Биредә балаларның рәхәтләнеп белем алуы, шәхес буларак формалашуы, сәләтләрен үстерүләре өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: заманча җиһазландырылган сыйныфлар, күпфункцияле актлар залы, спорт залы, спорт мәйданчыклары, бассейннар, иркен ашханә.

107 нче номерлы «Ачыш» гимназиясенең директоры Анастасия Акмаева тантанада укучыларга карата өметләре белән уртаклашты:

«Бу уку елында безне яңа беренче сыйныф укучылары, шулай ук яңа алтынчы сыйныф укучылары көтә, алар Сәләт «Алмагач» мәктәбе проекты белән бергә гимназиябезнең ишекләрен ачтылар. Быел безне күп яңа ачышлар һәм зур казанышлар көтә. Укучыларыбызның уңышларга ирешәсенә ышанам».

Сәләт «Алмагач» мәктәбе укучылары ел дәвамында Сәләттә һәм мәктәптә уздырылучы проектларда, чараларда катнаша. Гаиләләрнең бер-берсе белән якыннанрак танышуы, кызыксындырган сорауларына җаваплар табуы өчен күчмә сессияләр, төрле өлкәләрдәге танылган шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Укучылар төрле концертларга, экскурсияләргә, театрларга, музейларга, күргәзмәләргә йөри. Укучылар яңа уку елында да Сәләт берләшмәсенең төрле проектларында һәм чараларында катнашып, белемнәрен тирәнәйтәчәк һәм яңа тәҗрибә туплаячак.

Белем дип аталган могҗизалы илнең ишекләре укучыларыбыз өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелләрендә матур хатирә булып уелып калсын!