Фәнни потенциалны үстерәбез ← кире кайтырга

Развиваем научный потенциал

15-нче апрель көнне Сәләт йортында М.И. Мәхмүтов исемендәге Республикакүләм «Фәнсар» мәктәбенең фәнни-практик конференциясе узачак. selet.biz сайтында баручы теркәлү тәмамлануга нибары 2 атна вакыт калып бара. Дустым, син фән белән кызыксынасыңмы? Бәлки синең арсеналыңда фәнни проект та бардыр? Ул да булмаса, фәнни юнәлештә үзеңне сынап карыйсың, тагын да үсәсең киләдер? «Фәнсар» мәктәбе укытучысы Алсу Гатауллина конференциянең барлык серләрен дә чишәргә әзер.

- Алсу, чарада кемнәр катнаша ала?

- Һәр теләк белдергән, фән һәм күзәтү-тикшерүләрне сөюче югары сыйныф укучысы.

- Приоритетлы юнәлешләр бармы?

- Юк, һәр юнәлеш тә бик әһәмиятле. Без балаларга аларны кызыксындырган юнәлештә белем бирүгә шат кына булырбыз.

- Сине шәхсән нинди фәннәр кызыксындыра?

- Математика һәм тарих.

- Конференциядә катнашу ни бирә?

- Зур тәҗрибә, үз көчеңне сынап карау һәм мавыктыргыч фән дөньясына кызыклы сәяхәт.

- Фәнни мәкаләләр җыентыгы дөнья күрәчәкме?

- Әйе! Көзгә таба өлгертергә уйлыйбыз.

- Конференциядә катнашучыларга киңәшләреңне бир әле.

- Мәсьәләнең чишелешенә стандарт булмаган юллар эзләгез, фәнгә башка ракурстан күз салыгыз. Үз өлешегезне кертергә дә онытмагыз! Фән ул – җитди һәм тотрыклы төшенчә, ә син – аның бер өлеше, аңа үзгәрешләр кертергә сәләтле шәхес. Шуны аңлау бик мөһим.

- Сәләткә ничек килеп эләктең? Нинди проектларда, сменаларда катнаштың?

- Сәләттә мин 2001-нче елдан бирле. «Рухият», «Аршан», «Санак» сменаларында ял иттем, «Фәнсар» мәктәбенең көзге һәм язгы сессияләрендә булдым, форум, фестивальләр, «Әйдаманнар мәктәбе»ннән дә читтә калмадым.

- Бүген ни сәбәпле нәкъ менә «Фәнсар»ны сайладың?

- Биредә мин үземне катнашучы, аннары әйдаман, башҗитәк ролендә дә сынап карадым. Бүген инде мин укытучы. Ник «Фәнсар» дисезме? Чөнки нәкъ менә биредә өйрәтеп тә, өйрәнеп тә була. «Фәнсар» – тәҗрибә уртаклашыр өчен дә бер дигән урын.

- Шәп! Рәхмәт! Конференциядә күрешкәнгә кадәр!