«Сәләт-Олимп» мәктәбенең язгы сменасы тәмамланды кире кайтырга

Завершилась весенняя смена «Сәләт-Олимп»

Бүген, Биләрдә, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт-Олимп» мәктәбенең язгы сменасы тәмамланды. Сменаның программасы, катнашучылары турында сорауларыбызга проект җитәкчесе Надир Курамшин җавап бирер.

- Смена хакында тулырак сөйләп китсәң иде.

- Смена бик яхшы узды. Без, беренче тапкыр каникул дәвамында көчле команда белән 2 смена уздырдык. Командабыздагы егет-кызларның югары дәрәҗәдәге эшләү сыйфатлары булмаса, смена ул кадәр үк шәп үтмәс иде. Смена башланганда барлык авырлыклар да юкка чыкты. Һәр көнне балаларның энергиясе безнең кәефне күтәреп, яңа көчләр өстәп килде.

- Смена программасы нинди иде?

- Программаның эчтәлеге бик бай булды. Сер белән генә әйтәм, кайчагында сменадан максималь рәвештә барысын да алыр өчен, ярты сәгатькә соңрак йокларга ята идек. 20 сәгатькә сузылган интенсив программа, саф һавада йөрүләр, аралашу, уеннар һәм әлбәттә ял итергә булыша торган традицион чаралар.

- Алдыгызга куйган барлык бурычларга да ирешү килеп чыктымы?

- Балалар Татарстан Республикасының иң көчле укытучылары белән имтиханнарга әзерләнергә, һәм әлбәттә, рәхәтләнеп ял итергә, имтиханнарны яхшы гына бирер өчен сменадан энергия, күп белемнәр алырга дип килделәр. Әзерлекләр һәм ял, бик яхшы узды!

- Катнашучылар турында нәрсә әйтә аласың?

-Сменада, Сәләт проектлары катнашучылары да, шулай ук яңа балалар да булды. Инде беренче көннән үк, барысы да бер агымда иделәр. Балалар вакытларын бушка уздырмыйча, беренче көннән үк активлыкларын күрсәтеп килделәр.

- Смена катнашучыларына теләкләрең?

- Барлык эшләрегездә уңышлар телим! Яңа танышулар, сезгә, уңай тәэссирләр генә китергән дип ышанып калам. Тормыштан ямь табып яшәгез, гел үсештә булыгыз һәм үзегез яраткан юнәлешне сайлагыз.