Яңа рәис белән танышабыз кире кайтырга

Знакомство с новым председателем

Сәләт ел дәвамында талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләүче берләшмә. Кызу җәйдә форум, төрле профильле сменаларда катнашсалар, уку елы вакытында Сәләт йортында узучы һәм Татарстан Республикасы, Самара өлкәләрендә эшләүче клублар эшчәнлегендә катнаша алалар.

5-нче октярь көнне бер төркем активистлар, Сәләт клубы президенты Игорь Смирнов белән берлектә, «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә уздырылучы Сәләт клублары семинарына юл тоттылар. Шуларның берсе, «Сәләт-Бөгелмә» клубы турында сөйләшеп алдык.

Сер түгел, «Сәләт-Бөгелмә» клубының планнары зурдан, алар алга таба да Сәләт белән кулга-кул тотынышып эшләргә телиләр. Клуб 2013-нче елда 2-нче номерлы лицей каршында оеша. Быелгы иң зур яңалыклары клуб рәисе итеп Алия Ризванова сайланган.

- Алия, сине яңа статус алуың белән котлыйбыз. Ничек әлеге эшкә алынырга булдың?

- Безнең клубта комитетлар буенча бүленеш булса да, без барлык эшләрне бергәләшеп эшлибез. Минем җитәкче булып китүемдә дә безнең зур команда гаепле. (Көлә)

- Алия, синең өчен Сәләт нәрсә ул?

- Сәләт үземне азат итеп хис итә торган урын. Ул минем барлык башлангычларымда да терәк. Монда танышкан һәм дуслашкан кешеләр белән тормышка яңача карый башладым.

-  Берләшмәнең нинди проектларында катнашканың булды?

 - Сәләттә мин 2016-нчы елдан. «Сәләт-Тел»«Сәләт-Бөгелмә»«Сәләт-Биләр каласы», «Фәнсар» мәктәбе сессияләрендә катнашканым булды.

- Нәрсәләр белән кызыксынасың?

- Бер генә секунд буш вакытым булса, театр түгәрәгенә йөрим, рәсем ясарга яратам.

- Ни өчен яшьләргә Сәләткә кереп китү кызыклы булыр дип уйлыйсың?

 - Без төрле чаралар гына үткәреп калмыйбыз, бер-беребезгә терәк тә булып яшибез. Безнең клуб – ул гаилә. Клуб өчендәге атмосферага карап, клубның киләчәктә кирәкме-юкмы икәнен анализлап була.

- Узган ел, Булат Вәлиуллин җитәкчелек иткәндә, клубыгыз «Сәмрух 2016» ел премиясе номинанты булган иде. Быел да уңышлар теләп калабыз.

- Рәхмәт!