«Иске Казан җыены 2017» фестивале кире кайтырга

Фестиваль «Иске Казан җыены 2017»

19-нчы август көнне, 14:00, Иске Казан музей-тыюлыгы территориясендә (Татарстан Республикасы, Биектау районы) «Иске Казан» профильле сменасы кысаларында традицион «Иске Казан җыены» һөнәри осталыклар фестивале үтәчәк. Биредә Татарстаннан, Рәсәй төбәкләреннән килгән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. Шулай ук «Иске Казан» катнашучылары янына «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Имәнкәй» аланнары сәлкешләре дә килүе көтелә. Фестивальдә Сәләт ветераннары, дуслары, укытучылары һәм тарих белгечләре дә катнашачак.

Чараның программасы традицион һөнәрләрне өйрәнү, саклап калуга юнәлдерелгән. Җыен Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында Бөтендөнья WorldSkills стандартларына туры килүче эшче һөнәрләрне популярлаштыруны да максат итеп ала.  Фестиваль кысаларында мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, кул эшләре осталары, WorldSkills милли чемпионаты призерлары белән очрашулар да планлаштырылган.

Катнашучылар үзләре актив рәвештә Җыенга әзерләнәләр. Һәр алан үз юнәлеше буенча остаханә үткәрергә әзерләнә: «Сәләт-Шәхес» сәлкешләре сәхнәдә чыгыш ясау серләрен чишәчәк, «Сәләт-Имәнкәй» интеллектуаль уен уздырачак, «Иске Казан» катнашучылары «Алтын куллар» мастер-классын үткәрәчәк.

Фестиваль кысаларында ел саен татар халкының  милли бәйрәме Сабантуй уза. Ул быел да булачак. Теләүчеләр чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, аркан тартышу кебек уеннарда үзен сынап карар.

Йомгаклаучы чара булып зур концерт торачак. Биредә катнашучыларның җыр, биюләр, КВН мәзәкләре белән чыгышлары көтелә. Барыгызны да һөнәр, традиция һәм татар теле бәйрәменә чакырып калабыз!