«Остазларны, гаиләләрне һәм сәлкешләрне берләштергән форум»: Сәләт Биләр Форум сменасы тәмамланды. ← кире кайтырга

Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының традицион һәм иң көтеп алынган сменасы тәмамланды. Бу юлы кунакчыл Биләр җирендә 7 көн дәвамында катнашучы һәм оештыру комитетыннан торган 1200 артык кеше яшәде. Катнашу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге профильле сменаларның берсенә сайлап алу этабын узарга кирәк иде: «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба». Йомгаклау кичәсендә Сәләт берләшмәсе активистлары һәм аланнар көтеп алган бүләкләү тантанасы узды.
Катнашучыларга югары абруйларын тану йөзеннән Сәләтнең III дәрәҗә көмеш 8 таҗлы йолдызлар һәм Сәләт берләшмәсенең ныгуына зур өлеш керткәннәре өчен Сәләтнең II дәрәҗә алтын 8 таҗлы йолдызлар, ә активистларга хезмәтләрен тану йөзеннән өлгергәнлекне символлаштыручы шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды. Шулай ук ябылу тантанасында смена кысаларында уздырылган ярышлар җиңүчеләрен дә билгеләделәр. Смена барышында аланнар спорт чараларында, мәдәни һәм интеллектуаль чараларда үзара ярыштылар.
Сәләт Биләр Форумда гадәттәгечә аланнарның профильле тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылды. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган иде.
Шулай ук Форум кысаларында «Сәләт» яшьләр берләшмәсенең берничә зур проекты да тормышка ашырылды. Шуларның берсе - «Остаз» проекты. 9 июльдән башлап 12 июльгә кадәр Биләргә Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдән гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагогик юнәлешләрдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән курс студентлары җыелдылар. 4 көн дәвамында катнашучылар өчен экспертлардан уникаль белем һәм тәкъдимнәр алу, белем бирү һәм мәдәни программаларда катнашу, үзләрен күрсәтү аша үз компетенцияләрен үстереп, башка катнашучылар һәм экспертлар белән һөнәри, мәдәни элемтәләр урнаштыра, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырылды.
Сәләт Биләр Форумның тагын бер истә кала торган чарасы булып Биләр тарихы буенча үткәрелә торган «Тамырлар» олимпиадасы. Алты аланның катнашучылары бер-берсе белән сынашып, нәтиҗәдә шәп бүләкләргә лаек булдылар.
12 июль көнне форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт берләшмәсе активистлары гаиләләре дә җыелдылар. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән традицион «Асыл гаилә җыены» программасында катнаштылар. Проект кысаларында Биләргә 250 якын катнашучы җыелды. Биредә Сәләт «Алмагач» мәктәбе укучылары, «Бәләкәч» клубы катнашучылары, берләшмә активистлары гаиләләре бар иде.
Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының икенче сменасы — Һөнәрләр Биләр Форум (Junior skills / Ремесла) көтә. Ул 18 июльдән 24 июльгә кадәр узачак. Смена программасы балалар, яшьләр һәм аларның остазларының өч юнәлеш буенча: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр юнәлешләрендә – потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылачак!
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре ярдәме белән уздырыла.





