«Фәнсар» мәктәбен тәмамлаучылар укырга керергә әзер ← кире кайтырга

Биләрдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе тәмамланды.
Нәкъ менә биредә 3 этапны: сайлап алу, онлайн белем алу, тест һәм әңгәмәне узган балалар тупланды. Татарстанның төрле районнарыннан 250 баладан бары тик 100е генә сайланды.
«Фәнсар» мәктәбе – уку-укыту проекты, ул белемгә, фәнгә омтылучы яшьләр өчен уйлап табылды. Биредә укучыларга мәктәп программасында каралмаган белем бирелә. «Фәнсар» мәктәбе уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Мәктәп укытучылары – Рәсәй Югары уку йортларының әйдәп баручы укытучылары.
Сессия алдында куелган барлык бурычлар да оештыру комитеты тарафыннан үтәлде. Проект җитәкчесе Элина Насибуллина сүзләренчә, уку-укыту программасы югары сыйфатта узды.
Программа кысаларында математика, физика, химия, биология, җәмгыять белеме буенча дәресләр, КФУ вәкилләреннән остаханәләр, интеллектуаль уеннар: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Вакыт капсуласы», «Йөзгә бер» үткәрелде. 21-нче апрельда Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский ур.,23) узачак «Фәнсар» мәктәбенең Фәнни-гамәли конференциясенә әзерләнү бик җитди алып барылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән дә очрашу уздырылды.
Иң мөһим вакыйгаларның берсе, «Фәнсар» мәктәбе укучылары өчен «Сәләт» олимпиадасы үткәрелде.
Зөлфия Хәсәнова, сессия катнашучысы:
- Сменадан китергә теләмәдем! Еларга яратмыйм, ләкин, биредә, күз яшьләрен түкмичә булдыра алмадым. Элина апа Насибуллинага әлеге проект өчен зур рәхмәт әйтәсем килә! «Фәнсар» мәктәбенең 2 сессиясендә катнашуыма мин бик шат! Биредә алынган белемнәр миңа Югары уку йортына укырга керергә булышачагына ышанам!
Лия Коган, сессия катнашучысы:
- «Фәнсар» сессияләре гади сменалар түгел, минем өчен алар бик тирән мәгънәгә ия булган чаралар. Биредә мин 4 тапкыр булдым һәм тагын килергә планнарым бар. Нәкъ менә бу җирдә мин иң яхшы дусларны, укытучыларны, әйдаманнарны һәм кабатланмас башҗитәкләрне таптым. Моның барысы да бергә – бердәм, көчле механизм. Әлеге проектны Сәләт оешмасында иң көчлеләрнең берсе булып саныйм.
Әлеге сессия кысаларында һәрбер сәлкеш үзенә ошаган, кирәк булган фәнне сайлап, көненә 3 сәгать дәвамында белем алды. Укудан тыш, күңел-ачу программасы да бик шәп иде. Иң яратканнарының берсе, Диләрә апа Халитова белән уздырылган «Art разгрузки» остаханәсе иде. Аның белән бергә агачтан татар бизәкләрен ясадык. Кичке чаралар да бик кызыклы үтте. Барысына да таныш булган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены өр-яңа форматта узды, «Фәлсәфәчеләр» уенында исә без төрле фәнни видеолар да төшердек. Һәрбер үткәрелгән шәмчек дустанә, җылы мохиткә уралган иде.
Мондый вакытларда «Фәнсар»ның чын гаилә булганына инанасың.
Элина апа Насибуллинага, Айнур абый Сабитовка, барлык әйдаманнарга әлеге кабатланмас сессия өчен зур рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә!