Җәйге аланнар җитәкчеләре «кызу» җәйгә әзер! ← кире кайтырга

Сәләтнең XVII «Башҗитәк мәктәбе 2018» кысаларында җәйге аланнар директорлары балалар ялына багышланган нәтиҗәле эшкә старт бирде.
Узган ял көннәрендә Сәләтнең 2018-нче елның җәйге аланнарның 40 директоры һәм өлкән әйдаманнары психология, менеджмент, команда булдыру, шәхес үсеше өлкәләрен камилләштерде.
Сменалар җитәкчеләре проект координаторы Таһир Насибуллин, мәктәп кураторлары Альбина Кадирова, Элина Насибуллина белән җитәкченең психологик тибына, стрессларга каршы торучанлыкка юнәлтелгән тестлар эшләп, идеаль җитәкченең нинди икәнен ачыкладылар. Әлеге тестларга нигезләнеп, җитәкченең киләсе сыйфатларга ия булырга тиешлегенә инандылар:
1. Кыю;
2. Җаваплы;
3. Акыллы;
4. Ачык күңелле;
5. Балаларны яратучы.
Сменаларда куркынычсызлык — җитәкчеләрнең иң төп бурычларының берсе булганга, биредә мәктәптә алар беренче медицина ярдәме нигезләре белән таныштылар.
Моннан тыш, булачак өлкән әйдаманнар һәм смена җитәкчеләре «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» Яшьләр үзәгенең директоры Айгөл Габдрахманова һәм проект кураторлары белән берлектә төрле педагогик ситуацияләр турында фикер алышып, алардан дөрес чыгу юлларын эзләделәр.
«Биредә, сезнең ярдәмегез белән барлыкка килгән җылы мохитне җәй һәм аланнарыгыз аша үткәрсәгез иде. Аланның нигезендә һәрбер катнашучының зур хезмәте ята. Сәләт ул — акыл, тел һәм рух синтезы, ә аны камилләштерү бары тик сездән генә тора. Әлеге ел командасы — иң көчлеләрнең берсе. Сезнең һәрберегез — шәхес, һәм нәкъ менә сездә — Сәләтнең барлык көче!», — дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.
«Башҗитәк мәктәбе 2018» катнашучыларның кайберсе бик зур теләк белән үз хис-кичерешләре турында сөйләп бирделәр.
Илсөяр Хисмәтова («Сәләт-Аршан 2018» өлкән әйдаманы):
- Башҗитәк мәктәбе кыска, ләкин бик продуктив булды. Без күп кенә кирәкле мәгълүмат тупладык, проблемалы сорауларны чиштек, педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын таптык. Кыскача әйткәндә, психолог булып карадык. Мәктәпнең мохите елдан-ел үзгәрми — без бөтенебез бер зур гаилә кебек. Кичә генә сәлкеш булганнарны хәзер инде әйдаман ролендә күрү — бер үк вакытта күңелле дә, моңсу да... Ләкин, әлеге егет-кызларда булган потенциал бик көчле! Аларга бары тик уңышлар һәм үзләрен яңа яктан ачуларын телим!
Адель Хайруллин («Сәләт-Изге Чишмә 2018» директоры):
- Әлеге «Башҗитәк мәктәбе 2018» дә катнашуыма бик шат! Укудан соң, барлык имтиханнардан котылып, Сәләт мохитенә кушылу шундый рәхәт икән. Белем бирү программасы аеруча бик эффектив үтте. Биредә, җәйге аланнарда була торган барлык эшчәнлекне җентекләп анализлап чыктык. Булачак әйдаманнар белән күрешү, танышу аеруча позитив хисләргә бай булды. Казанга кайтканнан соң, бер тәүлек кенә түгел, бер атна үткән кебек булды.