«ИҢ ҖЫЛЫ, ИҢ АТМОСФЕРАЛЫ, ИҢ КӨЧЛЕ ТАВЫШЛЫ ФОРУМ БУ» ← кире кайтырга

Хәзер Биләрдә X Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – SELET BILER FORUM уза. Ул форумның төп сменасы булып санала. SELET BILER FORUM-ның быелгы үзенчәлекләре һәм яңалыклары турында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов сөйләде.
– Сәләт дөньясы белән әле танышып кына килүчеләргә аңлат әле: SELET BILER FORUM-ның үзенчәлеге нидә?
– Кайбер балалар Сәләт дөньясы белән Биләргә килгәч, ягъни форумда гына таныша. Алар тәүге мәртәбә мәктәпкә баргандагы кебек хәлдә була. Әле нәрсә эшләргә икәнлеген дә тулаем аңлап бетерә алмыйлар. Ә SELET BILER FORUM-да инде әзерлекле, Сәләтнең «5 нче сыйныфы укучысы» кебек балалар катнаша. Балалар аланнарда атна-ун көн яшиләр, ял итәләр, үзара танышалар һәм Биләргә сәләтләрен күрсәтергә киләләр. Бу форумны без традицион дип йөртәбез, чөнки тарихы моннан 25 ел элек башлана. Хис-кичерешләр, мохит ягыннан ул бөтенләй башка. Иң җылы, иң атмосфералы, иң көчле тавышлы форум бу. Монда һаваны тотып карап була диләр. Ул шундый кайнар!
– SELET BILER FORUM нинди шартларда уза?
– Куркынычсызлык мәсьәләсе буенча сораулар еш килә. Борчылырлык урын юк: барлык шартлар да каралган. Кечкенә генә өй кебек палаткаларда 8 кеше яши. Эчтә караватлар, йокы капчыклары бар. Юынырга модульле ябык душлар төзелде. Көнгә 5 мәртәбә, тәмле хәләл ризыклар ашатыла. Ә балаларның иминлеген даими рәвештә ОМОН, полиция, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре тәэмин итә. Куркынычсызлыкны без генә түгел, балалар үзләре дә уйлый. Белешмәләр, бөтен кирәкле кәгазьләр – барысы да бар.
– SELET BILER FORUM-да яңа аланнар бармы?
– Яңа аланнар килде дип әйтә алмыйм, безгә янәдән кушылучылар бар. Мәсәлән, Башкортстандагы «Сәләт-Тулпар»ның кабат форумда катнашуы безнең өчен бик күңелле вакыйга. Хәзер монда 8 алан. Алар барысы да бу сменаны кызу итеп үткәрергә әзер. Кояш кыздырса да, яңгыр яуса да!
– ELET BILER FORUM-да, гадәттә, аланнар бер-берсе белән ярыша. Игорь абый, син үзең кайсы алан өчен җан атасың?
– Сәләт өчен җан атам. Мин бит шул аланнар белән эшлим, алар артыннан күзәтәм. Аерып билгели торган бернинди аланым да юк. Яшермичә әйтәм: мин үзем – «Сәләт-Раушан» сәлкеше. Ләкин бар аланнарга да мөнәсәбәтем бертөрле. Һәрберсе үзен төрле юнәлештә күрсәтә. Әлбәттә, кемдер җиңә, ә кемдер җиңелә. Әмма без бит монда кубоклар яулау өчен генә килмибез. Дуслык, яхшы кәеф, ял итү мөһимрәк!