Татар теле һәм әдәбиятыннан II Бөтендөнья «Barudi» контроль эше ← кире кайтырга

2017-нче ел Татарстан мөселманнарының Рухи идарәсе тарафыннан «Галимҗан Баруди елы» итеп игълан ителде. Быел бөек татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, укытучы, мөфтие тууга 160 ел була. Шушы нисбәттән КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты һәм Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе халыкара «Barudi» проектын кабаттан ачып җибәрә. Чара татар мәдәниятен популярлаштыру, танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесенең мирасын өйрәнү максатыннан уздырыла.
Татарлар бүгенге көндә Рәсәйнең төрле өлкәләрендә яши: Идел һәм Урал буе, Себер, Казахстан, Урта Азия, Ерак Көнчыгыш, һ.б. Бу 6 млн кеше дигән сүз, дөнья буйлап санасаң татарлар саны 8 млнга җитә. Татар теле дә төрки телләр арасында иң танылган телләрдән исәпләнә. Былтыр татар теле һәм әдәбиятыннан I Бөтендөнья онлайн «И туган тел, и матур тел» контроль эшендә 10 меңнән артык кеше катнашты. Тестның географиясе дә киң: казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Әлмәт, һ.б. Проектка Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа шәһәрләре дә кушылды. Дөньякүләм аренада да проект яклау тапты: Токио, Цукуба (Япония), Хельсинки (Финляндия), Сан-Франциско (АКШ), Торонто (Канада), Сакарья (Төркия) яшәүче татар диаспоралары да читтә калмады. Татар теленнән булган белемнәрен республикабызның кайбер мәктәпләрендәге сыйныфлар тулы составта тикшерде. Катнашучылар арасында танылган шәхесләр дә бар иде: Татарстан Республикасының юстиция министры Лариса Глухова, «Таттелеком» җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин.
«Тарих мәдәният үсешенә өлеш керткән якты шәхесләр белән характерлана. Әгәр дә без шушы шәхесләрне белмәсәк яхшы бцлмас. Шуңа да аларның истәлеге һәрчак актуаль булуы мөһим. Проектның төп миссияләренең берсе дә шул: без аның аша үткән көннәргә кире кайтабыз, аларның эзләре буйлап тарихны өйрәнәбез, бүгенге белән чагыштырабыз. Мондый форматтагы проектлар заманга телнең популярлыгын кире кайтарырга булыша. Халык өчен бу бик мөһим. Мин үзем дә татар телле мохиттә кабаттан яши башлыйм төсле», - дип белдерде Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов.
«Проект бөек татар дин әһеленең тормышы белән якыннан танышу мөмкинлеген бирә. Шәхес тәрбияләү һәм формалаштыру системасында әлеге проект татар телен популярлаштыруга китерә, милли мәдәниятебезне алга җибәрә, мөхтәрәм шәхесләрен таныта. Халыкның төрле катламнары да биредә катнашыр дип өметләнәбез», - дип җиткерде КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм төрки телләр югары мәктәбе директоры Әлфия Юсыпова.
«Barudi» проектының нигезендә Галимҗан Баруди тормышыннан тарихи фактлар ята. Чара бернинди дә коммерция табышын күз уңында тотмый, биремнәре дә бәя бирүдән тормый.
Контроль эш үз эченә берничә этапны ала:
1. Татар телен белүгә юнәлдерелгән Галимҗан Баруди турында текст. Биредә сүзләрнең кушымчалары төшеп калган.
2. Галимҗан Баруди тормышы фактларыннан тест.
3. «Галимҗан Барудиның тормыш картасы» дип исемләнгән уку-укыту бонус-туры.
1-нче һәм 2-нче этапларга җавап бирү өчен 1 сәгать вакыт бирелә. 3-нче этапка бәя бирелми. Контроль эшкә старт 26-нчы май көнне, 00:00 бирелә. Теркәлү узган кулланучылар эшне әле тагын бер тәүлек дәвамында чишә алачак. Контроль эшнең узу вакыты барлык сәгать поясларын да күз уңында тотып билгеләнде. http://tattest.ru/ рәсми сайтында адан теркәлү узып була. Контроль эш нәтиҗәләре буенча электрон таныклыклар да тапшырылачак.
Татар кириллицасыннан тыш татар латиницасы да бар. Аны Төркия, Финляндия, Чехия, Польша, АКШ, Австралия татарлары бүгенге көндә дә куллана. Сайтның мобиль версиясе, рус һәм инглиз телләре бар. «Barudi» проектында татар телен һәм тарихын тирәнтен белмәгән, һәр теләк белдергән кеше дә катнаша ала.
Онлайн тестны оештыручылар белән бергә дә чишәргә була. Моның өчен 26нчы май көнне, 12:00, Казан федераль университетына (Кремль ур., 35, 1-нче кат, 108 ауд.) килү кирәк. Килгәннәр әлеге уку йортына укырга керү нечкәлекләре хакында мәгълүмат ала алачак, «Barudi» уртак проектының барлыкка килүе белән танышачак.