Канадада Татарстан Республикасы һәм Сәләт берләшмәсе әләмнәре күтәрелде ← кире кайтырга

Шушы көннәрдә Халыкара «Сәләт-Монреаль» ял, уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагеренең рәсми ачылыш тантанасы үтте. Әлеге алан быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Канадада уздырыла.
«Халыкара проектлар безнең өчен яңалык түгел. Сәләтнең Австралиядә, Чехия, Италия, Болгариядә булганы бар. Канадада без беренче тапкыр. Без бу проектны да озын гомерле итеп күрәсебез килә. Аның дәвамлылыгы, беренче чиратта, сәлкешләр сездән тора. Бу юлы Монреальгә барырга 200-дән артык кеше теләк белдергән иде. Аларның иң-иңнәре биредә. Шулай у монда безнең чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Безгә элемтәне өзәргә ярамый, гел аралашып торыйк! Оештыру комитетына аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Сәләт үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә!» – дип җиткерде Сәләт Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
Татарстан Республикасы, Сәләт берләшмәсе әләмнәре Кара, Урта диңгез, Индия океаны өсләрендә күтәрелгән иде инде. Ә бу юлы алар беренче тапкыр Атлантик океан ярларында да җилфердәде. Бу – безнең өчен бик әһәмиятле вакыйга. Чөнки «Сәләт-Монреаль» Сәлә берләшмәсе проектларының географиясен үстерергә, катнашучылар санын арттырырга ярдәм итә.
«Бу аланның елга бер генә түгел, ел дәвамында үтүче сменага әверелүен телим! Безне Канадада кабул иткән Сәләхетдиновлар гаиләсенә зур рәхмәт! Инициативагыз, тырышлыгыгыз, өметегез өчен рәхмәт! Сменаның матур үтәчәгенә иманым камил. Оештыру комитеты бик тырышты. Мин сезгә ышанам, горурланам. Сәләт соңгы елларда яңа сулыш алды. Бу – сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Киләчәктә дә бары уңышлар юлдаш булсын!» – дип белдерде Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир.
Ярты ел эчендә сөйләшүләр форматында балалар сайлап алу турлары аша уздылар. Аның нәтиҗәләре буенча сменада Татарстаннан 5 бала, чит илдә яшәүче (Америка, Чехия, Канада) 21 милләттәшебез катнаша.
«Әлеге смена турында миңа Алимә апа Сәләхетдинова хәбәр итте. Моңарчы Сәләтнең Казанда барлыгын ишетеп белә идем, «Сәләт-Раушан»ны аланы бик кызыксындырды. Үзем 4 тел беләм: татар, төрек, инглиз һәм япон телләрен. Өйдә гел татарча аралашабыз. Элегрәк Сан-Францискода татар мәктәбе бар иде, тик хәзер инде ул юк. Татар телендә сөйләшүче дусларым күп түгел. Биредәге дусларым белән киләчәктә социаль челтәрләр аша аралашып торырбыз дип уйлыйм», – ди Сан-Франциско сәлкеше Умит Чапаноглу.
Сәлкешләр тулысынча татар мохитен тоя алсын, татар мәдәнияте белән якыннан танышсын өчен алар белән Сәләт активистлары һәм ветераннары эшли – әйдаманнар, проект, юнәлеш җитәкчеләре, татар халкы мирасына тормышын багышлаган шәхесләр бүген «Сәләт-Монреаль» проекты үзәгендә кайный.
«Без бүген сезнең белән тарихи вакыйганың катнашучылары. Әлеге проектны без бик күп еллар күңел түрендә йөртеп, уйлап йөрдек. Һәр нәрсәнең үз вакыты, ниһаять, ул тормышка ашты. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улына рәхмәт! Сезне алда көткән 11 көнне матур итеп үткәрегез, һәр мизгелнең тәмен белегез!» – дип изге теләкләрен Сәләт ветераны, остазы Алик абый Гыйльми.
Лагерьнең Канадада урнашуы очраклы хәл түгел. Сәләт ветераны Алимә Сәләхетдинова гаиләсе белән Монреальгә күчеп киткәч, биредә «Сабыйлар-Монреаль» татар балалары үзәген ачып җибәрә, Сәләт миссиясен дәвам итә. Милләттәшләребезне бер урында җыю, сайлап алу буенча да кураторлык эшен ул башкарды.
«Сүзне рәхмәт әйтүдән башлыйм: барыгызгада зур рәхмәт! Сәлкешләр, сез бик бәхетлеләр! Биредә туган бер мөмкинлегегезне дә кулдан ычкындырмагыз. Татар телен яратыгыз! Сәләт, сезне биредә каршы алуыма чиксез шатмын! Хәерле сәгатьтә!», – ди сәламләде ул.
Лагерьнең программасында төркемнәрдә дә, гомуми эшчәнлек тә каралган. Физик күнегүләр, тренинг, нетворкинг-сессияләрдән соң сәлкешләр Сәләт мохите белән таныша. Кичләрен үз сәләтләрен иҗади концертларда, кичке чараларда күрсәтә. Программаның төп үзенчәлеге булып көн саен узучы рефлексия бүлеге тора: биредә һәр катнашучы үзе өчен көненә нәтиҗә ясый, туплаган белемен, тәҗрибәсен анализлый.
Әлегә кадәр балалар бер тавыштан «Сәләт-Монреаль» – чынга ашкан хыял, ә Сәләт – уртак мәхәббәт ул дип белдерәләр.