Сәләттә гаять зур яңалыкларга бай булган җәй көтелә! кире кайтырга

В Сәләт ожидается грандиозное лето!

Кичә, 24 гыйнвар көнне Сәләт Йортында җәйге аланнар, форумнарга кагылган сораулар буенча «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов белән очрашу үткәрелде. 

Биредә оешманың җитәкчесе, «Сәләт» Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм Сәләт профильле аланнарына әзерләү үзәгенең җитәкчесе Альбина Кадирова очрашуга килгән кунакларның барлык сорауларына җентекләп җавап бирделәр. 

Тимур Сөләйманов очрашуның башыннан ук җәйгә карата гаять зур планнар белән шаккатырды: «15 мең катнашучы, 24 лагерь, алар арасында яңалары да бар һәм 6 Сәләт Форумы. Бу – фантастика түгел, ә безнең 2018-нче ел өчен билгеләнгән планнар», – дип, ассызыклады җитәкче. 

Әлбәттә, оешма елдан-ел үсә, үзенә күп санлы сәлкешләрне җәлеп итә. 2017-нче ел да искәрмә түгел. Фондның башкарма директоры сүзләренчә, үтеп киткән ел яңа проектларга шактый байтак булды. Алар арасыннан Канададагы татар вәкилләре җәмгыяте белән берлектә «Сәләт-Монреаль» сменасын атап була. Ләкин, без, ирешкән уңышларыбызда гына тукталып калырга җыенмыйбыз. «Бу җәй яңа проектларга, үзгәрешләргә бай булачак», дип Тимур Сөләйманов вәгъдә бирде. 

Күбесе белгәнчә, Сәләт – мөмкинлекләр мохите! Оешма барлык укучыларга, студентларга, абитуриентларга күп кенә проектларда, сменаларда катнашу өчен төрле мөмкинлекләр тудырырга тырыша. Шул исәптән, бу җәйне 11-нче сыйныфларны тәмамлаучы укучылар, абитуриентлар өчен махсус «Сәләт-Акбүре» сменасы булдырылачак. Ул шәхес, ораторлык осталыгының үсешенә юнәлтелгән булачак. «Сменаның исеме Сәләт проектларының җитәкчесе Әдип Әлмир тарафыннан тәкъдим ителде. Ак бүре риваятенә ышансаң, ул – кешеләр һәм хайваннар дөньясын берләштерүче көчле образ. Ә «Сәләт-Акбүре» мәктәп яшеннән студент чорына күчү сменасы булып тора», – дип аңлатты Тимур Сөләйманов. 

Җәйнең тагын бер зур яңалыгы – традицион Сәләт Форумы 6 тапкыр уздырылырга исәпләнә. Мондый тәкъдим Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җиткерелде. 21-нче июннән 8-нче августка кадәр форумнарның уздырылуы көтелә. Әлеге форумнарда илебезнең барлык төбәкләреннән, ерак чит илләрдән 15 меңгә якын бала катнашуы көтелә. Шулай ук, 2011-нче елга кадәр эшләп килгән Кара диңгез буендагы «Сәләт-Аршан» сменасының яңадан башлануы көтелә. 

Әйтеп кителгәнчә, җәй яңалыкларга бай булачак. Тагын бер яңалык – «Сәләт-Олимп» мәктәбе үз җәйге сменасы үткәрәчәк. Моңа кадәр ул уку ел дәвамында, мәктәп каникуллары вакытында гына үткәрелсә, бу елны үз форматын тулысынча үзгәртә. Тиздән балалар июнь айларында ук олимпиадаларга, БДИга, ТДИга әзерләнә алачаклар. Укучылар белән квалификацияле белгечләр, югары уку йортлары укытучылары эш алып барачаклар. 

Төрле төбәкләрдәге балалар Сәләт дөньясы, аланнары, Форумнары белән көннән-көн күбрәк кызыксына башлады. Шул исәптән, әлеге җәйге аланнарга гариза бирү кампаниясе үз эшчәнлеген бик иртә, ноябрь аенда ук башлап җибәрде. Мисал өчен, хәзерге вакытта «Сәләт-Рухият» аланына 100 урынлык сменага 174, «Сәләт-Раушанга» 143, «Сәләт-Болгарга» 119, «Сәләт-Аршанга» 112 гариза килеп иреште», – дип билгеләде Сәләт профильле аланнарына әзерләү үзәгенең җитәкчесе Альбина Кадирова. 

Гаризалар кабул итү кампаниясе үз эшчәнлеген дәвам итә! Җәеңне безнең белән Сәләттә үткәрәсең килсә, portfolio-selet.ru сайтында гаризаңны калдырырга ашык! Күрешкәнгә кадәр!