Татарстан башкаласында «Сәмрух-2017» премиясен тапшыру тантанасы узачак кире кайтырга

В столице Татарстана состоится торжественная церемония вручения премии «Сәмрух-2017»
8-нче февраль көнне, 17:30 Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә (Казан, Павлюхина ур., 73) Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче «Сәмрух-2017» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узачак. 

Әлеге премиянең максаты: «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, «Сәләт» коллективының, иганәчеләрнең, проектларны оештыручыларның эшенә бәя бирү. 
Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Беренче тапкыр 2015-нче елда үткәрелде. Премия дәверендә катнашучылар саны 300-дән артты. Аларның 25 төп бүләккә – төрек эпосы риваятеннән «Сәмрух» кошы сынына ия булдылар. 

Премия – узган елга йомгак ясау һәм Сәләт мохитен актив катнашуы һәм энергиясе белән булдыручы кешеләргә рәхмәт сүзләрен белдерү. Бүген Сәләт ул – хәрәкәт, система, Татарстан Республикасының меңләгән балаларның һәм яшьләрнең технология потенциалын тормышка ашыру, интеллектуаль иҗатны үстерүче мохит. Сәләт, 20 еллык тарихы кысаларында 140 меңнән артык сәләтле балаларны, яшьләрне һәм укытучыларны берләштерде. Бу елны Премия 8 номинациядә тапшырыла: 

- «Ел сәлкеше» номинациясе;

- «Ел әйдаманы» номинациясе; 

- «Ел өлкән әйдаманы» номинациясе; 

- «Ел директоры» номинациясе; 

- «Ел аланы» номинациясе; 

- «Ел кулдашлары» номинациясе; 

- «Ел клубы» номинациясе; 

- «Сәләт җырлый» номинациясе. 

Бәйге этаплары шәхси һәм команда уңышларыннан торган портфолио формалаштыру, экспертлар советы әгъзалары белән әңгәмә, интеллектуаль викторинадан торды. «Ел кулдашлары» номинациясе кысаларында өстәмә – педагогик ситуацияләрне чишү бәйгесе оештырылды. 

Бу елны Премиядә 73 кеше катнаша. Экспертлар советы әгъзалары вазыйфасын Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм Татарстан Республикасының яшьләр оешмаларының җитәкчеләре үтәде. 

Премия җиңүчеләренә махсус бүләк фондын оешма вәкилләре көчләре белән булдыру – инде гореф-гадәт. Яхшылардан иң яхшыларга акчалата ярдәм күрсәтү fund.selet.biz сайтында бара. 

Җиңүчеләрнең исеменәрен игълан итү һәм көтелгән сыннар белән бүләкләү Премияне тапшыру тантанасында узачак. Яшьләрне котлау өчен Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарә тармагы вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм Татарстан Республикасының яшьләр оешмаларының җитәкчеләре чакырылды. 

Премиянең мактаулы кунаклар рәтендә вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов; яшьләр эшләре һәм спорт министры В. А. Леонов; экология һәм табигый байлыклар министры Ф. С. Абдулганиев; ТР Президент ярдәмчеләре Р. Р Гыйматдинов һәм Л. Р. Фазлеева; беренче мәдәният министры урынбасары Э. Р. Камалова; Дәүләт Советы секретаре Л. Н. Маврина; Казан шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Д. И. Фәттахов; «Ит-парк» директоры А. О. Грачев; ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батулла; Татарстанның халык шагыйре Равил Файзулла, ТАССРның атказанган артисткасы Римма Ибраһимова һәм башкалар булачак. 

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Беседка» иҗат студиясе, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.