2004-нче елдан бирле Сәләт дөньясында кайныйм кире кайтырга

В сообществе Сәләт обитаю с 2004 года

«Кушылсаң әгәр безгә, үкенмәссең гомергә». Чыннан да, Сәләттә ял иткән, монда булган кешеләр, аланда үткән көннәрне һич онытмый. Еллар үткәч тә, кабат сагынып кайта.

Сәләт ветераны, Икътисад фәннәре кандидаты, доцент Ләйсән апа Арсентьева да шундыйлардан. Ул SOFT SKILLS BILER FORUM-ның дүртенче көнендә Биләргә килде.

«Сәләт – ул яшәү рәвеше. Сәләт – ул минем якын дустым. Сәләттә танышкан кешеләр белән һаман да дуслыгыбызны саклыйбыз, аралашабыз. Дусларым белән очрашканда, җан рәхәтлеге кичерәм. Алар белән очрашуны туган нигезгә кайту белән чагыштырам: әти-әниләр янында ничек рәхәт булса, Сәләттә тапкан дусларым янында да шулай. Очрашуларны мин түземсезлек белән көтәм», – дип башлады сүзен Ләйсән апа.

Ләйсән апа беренче тапкыр сәлкеш булып, 2004-нче елда Биләргә килгән. «Ул кечкенә генә алан иде. Анда нибары 50 кеше яшәдек. Дәресләребез дә, «апа», «абый»ларыбыз да бар иде. Бик сагынып искә алам ул вакытларны. Әлбәттә, ул чорның да үз романтикасы бар иде», - ди ул, хатирәләрен яңартып. Ләйсән апа быелгы форумның югары дәрәҗәдә үтүен һәм Сәләтнең масштаблары елдан-ел киңәюен дә билгеләп үтте.

Сәләтчеләр Ләйсән апаны Сәләт оешмасының күп кенә җырларын башкаручы буларак белә. Ләкин белгечлеге буенча – ул икътисадчы. Бер-берсеннән шактый аерылып торган өлкәләрдә уңышка ирешү, бу сәләтләрнең бер кешедә туплануын нормаль күренеш дип атый: «Бу шаккатыргыч түгел. Сәләттә булган кешеләрнең барысы да шундый киңкырлы талант ияләре. Иҗат белән мавыгып, шул ук вакытта, икътисад өлкәсендә эшләү күпкә кызыграк. Күңел биреп, яратып эшләгәч, бу һөнәрләрнең аермасы да юк кебек. Икътисад та үзенә күрә бер җыр. Җыр да – икътисад. Музыка – ул минем хобби. Сәләтчеләрнең барысына да җырларга, музыка белән мавыгырга киңәш итәм. Үзеңне төрле өлкәдә сынап карарга кирәк», - ди ул.

Ләйсән Арсентьева өченче форумда да катнашачак, 6-нчы июль көнне ул остаханәсен үткәрә. Лекция рус, татар һәм инглиз телләрендә барачак. Остаханә кызыклы булыр дип көтелә: ул үзенең Билл Гейтс, Бельгия патшасы һәм Элтон Джон белән ничек һәм кайда очрашуын да, һөнәрләрнең киләчәктә яшәеше турында да сөйләячәк.