Форум кысаларында «Бәләкәч» клубында 300 сәлкипүш ял иткән кире кайтырга

Бүгенге көндә Сәләт берләшмәсенең «Сәләт-Бәләкәч» клубы 3 юнәлештә эшли. Беренчесе – Сәләт йортында атна саен узучы дәресләр. Икенче юнәлеш – елына 3-4 тапкыр Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә узучы гаилә сменалары. Һәм өченчесе – Сәләт Форумы кысаларында эшләүче «Сәләт-Бәләкәч» клубы. Ике сменалы VI Халыкара яшьләр уку-укыту сәләт форумында «Сәләт-Бәләкәч» аша 300 бала узган.

Биредә балалар ял итеп, уйнап кына калмыйча, Сәләткә хас булганча дәресләргә йөриләр. Форумда да Сәләт йортында килеп дәрес бирүче укытучылар үз эшләрен дәвам итте: вокал дәресләрен Ләйсән апа Әсхәтова-Арсентьева, дизайнны Гүзәл Бану, ә театр сәнгатен Альбина Садреева алып барды. Ел саен килүчен «Шоу сумасшедшего профессора Николя» шоу-студиясе, «Естественно, наука!» лабораториясе, «Салават күпере» журналы быел да бездә кунак булдылар.

Яңалыкларга килгәндә, сәлкипушлар беренче тапкыр зур Биләр сәхнәсендә җыр белән чыгыш ясадылар.

Алсу Салаватова, проектның җитәкчесе:

- Хис-кичерешләрне әйтеп-бетергесез иде: монда горурлык та, ләззәт тә, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрү дә бар. Сентябрьга, яңа уку елына да планнар кора башладык. Балалар һәм дәресләр санын арттырасыбыз килә. Инглиз теле дәресләре өстәлде инде.

Гөлнара Ганиева, «Шоу сумасшедшего профессора Николя» шоу-студиясе аниматоры:

- Бу өлкәдә мин инде 5 ел дәвамында эшлим. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү аеруча да күңелле. Сәләт Форумында без беренче тапкыр түгел, былтыр да чакыру алган идек. Барысы да бик ошады! Сәләт – искиткеч балалар тулы искиткеч урын! Барлык балалар да бик сәләтле, максатчан һәм актив. Уңышлар теләп калабыз!