РУВИКИ Интернет-энциклопедиясе һәм «Сәләт» берләшмәсе уртак проектны башлап җибәрү турында игълан иттеләр ← кире кайтырга

2025 елның 23 июлендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы кысаларында РУВИКИ Интернет-энциклопедиясе һәм «Сәләт» берләшмәсе арасында килешү төзелде. Партнерлык Татарстан Республикасы мәдәниятен татар телендә РУВИКИ материалларын төзү һәм редакцияләү аша саклап калырга һәм популярлаштырырга тиеш.
РУВИКИ һәм «Сәләт» берләшмәсе «РУВИКИ – «Сәләт» мәктәбен башлап җибәрәләр. Проектта катнашучылар өчен дәресләр 2025 елның июлендә башлана. Студентлар энциклопедик материаллар язарга, мәгълүмати чыганаклар белән эшләргә өйрәнәчәкләр һәм РУВИКИ платформасында татар телендә яңа белемнәр массивы булдырачаклар.
Уртак проектның максатлары һәм бурычлары:
- Сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне РУВИКИның хәзерге уку-укыту платформасы белән таныштыру һәм аның мөмкинлекләреннән файдаланырга өйрәтү аша татар телендә мәгълүмати контентны үстерү.
- «Сәләт» хәрәкәте активистларын социаль һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыру өчен РУВИКИ платформасы мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү.
- Цифрлы чорда интеллектуаль үсеш кыйммәтләрен һәм дөрес мәгълүмат культурасын популярлаштыру.
- Яшьләрнең сыйфатлы контент булдыруда һөнәри күнекмәләрен үстерү һәм татар телле җәмәгатьчелекнең мәгърифәтчелек эшчәнлегенә җәлеп ителүен арттыру.
«Сәләт» белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә Татарстанның мәдәнияте, аның тарихы һәм теле турындагы мәгълүматны Россиянең цифрлы киңлегендә күбрәк кулланырга мөмкин булачак, - дип билгеләп үтте РУВИКИ генераль директоры Владимир Медейко. - Ә яшьләрне Россия интернет-энциклопедиясендә мәкаләләр төзүгә һәм редакцияләүгә җәлеп итү мәдәни мирасны саклауга ярдәм итеп кенә калмыйча, компетентлы лидерлар буынын формалаштырып, социаль-актив яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруына яңа офыклар ачачак».
«РУВИКИ эшчәнлегенең максатлары, бурычлары, алымнары Сәләтнеке белән бик охшаш. Безнең уртак миссиябез – тел, аның тарихы һәм үсеше. РУВИКИ белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итү яшьләр арасында платформа инструментларын нәтиҗәле куллануның тотрыклы алымын, стандартын һәм гадәтен формалаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте «Сәләт» проектларына нигез салучы һәм җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов.
«Бу процесста без РУВИКИның яшьләргә мөмкинлекләрен тулысынча ачачак мәгариф мәктәпләре кебек уртак махсус проектларны гамәлгә ашыруда аеруча зур әһәмият күрәбез, - дип ассызыклады ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов. - Ышанам ки, «Сәләт» белән РУВИКИ арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек тел культурасын үстерүгә һәм яшь буын өчен белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтүгә зур өлеш кертәчәк».
РУВИКИ - кертелгән нейрочелтәрле беренче Россия энциклопедиясе. Ясалма фәһем кулланучыларга үз сорауларына төгәл җавап табарга мөмкинлек бирә. Сервис экспертларны һәм гади кулланучыларны берләштерә: теләсә кем РУВИКИ авторы була ала, ләкин материалларны верификацияләү гаранты булып профессионаллар гына тора. Бүгенге көндә РУВИКИ РФ халыкларының 21 телендә бар. Татар телендәге бүлек энциклопедиянең иң укыла торган төп 5 бүлегенә керә.