«Фән белән шөгыльләнү популярлашты» ← кире кайтырга

Балаларга өстәмә белем бирү, аларны югары уку йортына әзерләү, аерым фәнгә акцент ясау – «Фәнсар» мәктәбенең, гомумән, «Сәләт»нең бер максаты болар. Шуңа күрә фән, уку-укыту буенча проектлар безнең оешмада шактый. Шуларның берсе – Мирза Исмаил улы Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе һәм аның йомгаклау чарасы буларак оештырыла торган фәнни-гамәли конференция. Соңгысы бу елда өченче тапкыр үткәрелде.
«Фәнсар» мәктәбенең III Республикакүләм фәнни-практик конференциясе 21 апрель көнне «Сәләт» йортында фәнгә битараф булмаган балаларны җыйды. Фәнни эшләр: гуманитар, табигый, төгәл фәннәр; психология, икътисад, социология юнәлешләре буенча бүленде. Бу елны оештыручылар барлыгы 400дән артык гариза кабул итеп алганнар. Шулай да конференциядә катнашу бәхетенә 200 кеше генә ирешкән.
Дөрестән дә, «Сәләт» проектлары арасындагы әлеге конференцияне укучылар тиз арада яратып өлгерде. Моның ни сәбәпле шулай булуы хакында без «Фәнсар» мәктәбе җитәкчесе Элина Насибуллинадан сораштык.
– Минемчә, бүген фән белән шөгыльләнү популярлашты, чөнки синең алда барлык өлкәгә дә ишекләр ачыла һәм укучылар моны үзләре дә яхшы аңлыйлар. «Фәнсар» мәктәбендә булган балаларның барысы да имтиханда яхшы уңышка ирешеп, югары уку йортына керәләр. Әлегә без мәктәп укучылары белән генә эшләсәк, киләсе елга студентлар өчен дә фән мәктәбе булдыруны, конференция оештыруны планлаштырабыз, – дип уртаклашты ул.
Чыннан да, камиллекнең чиге булмагандай, өстәмә белем беркемгә дә комачау итми. Сәләтле балаларның моны аңлап, үзләре теләп шундый мәртәбәле чарада катнашуы сөендерә. Мәсәлән, Чаллы шәһәреннән килгән Регина Ибетеева укытучысына конференциягә барырга теләгәнен үзе белдергән.
– Мондый чарада минем нибары бер генә тапкыр катнашканым булды. Бүгенгесе турында ишеткәч, үземнең туган як турында фәнни эш язырга булдым. Минемчә, әлеге теманы фәнни яктан күбрәк өйрәнергә кирәк, чөнки без туган җиребез хакында мәгълүматка бай булырга тиешбез, – ди Регина Ибетеева.
Казанның Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда укучы Альмира Гатауллина исә «Фашизм – чума XXI века» дигән теманы сайлаган. Аның сүзләренчә, бу эш хәзерге вакытның социаль проблемасын яктырта.
Әйе, катнашучыларның һәрберсе төрле актуаль мәсьәләләрбелән кызыксына. Мәктәп укучыларының фән өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүе,
мондый чараларда катнашуы безнең киләчәкнең якты булуында өметләндерә.