Ләйсән Арсентьева Бөтендөнья икътисад форумы турында сөйләде ← кире кайтырга

Кичә, Сәләт Йортында Бөтендөнья икътисад форумында Рәсәйне тәкъдим иткән вәкил – КФУ доценты, икътисад фәннәр кандидаты, Global Shapers оешмасы әгъзасы, Сәләт активисты Ләйсән Арсентьева белән очрашу оештырылды. Биредә Сәләт активисты барлык килгән кунаклар белән форумга кагылган күп кенә кызыклы, мөһим булган мәгълүмат, хис-кичерешләр белән уртаклашты.
Давоста уза торган Бөтендөнья икътисад форумы (The World Economic Forum), гадәттәгечә 1971-нче елдан башлап, дөньяның язмышына йогынты ясаучы төп стратегик һәм кискен җәмәгать темаларына кагылышлы фикер алышуны үз эченә ала. Әлеге форумның бурычлары:
· Эре сәяси, икътисади блок һәм берлекләрнең мәнфәгать бәрелешләре;
· Аерым дәүләтләр һәм транснациональ корпорацияләрнең мәнфәгать бәрелешләре;
· Уртак гамәлләрнең киләчәккә карата эшләү юлларын табу.
БИФның төп максаты – бөтендөнья социаль-икътисадый вәзгыятьны яхшырту. Рәсми булмаган мохиттә, дәрәҗәдә төрле проблемалар турында фикер алышу – Давостагы Бөтендөнья икътисад форумының (The World Economic Forum) уңышка китерүче төп шартларының берсе.
Давоста уза торган Бөтендөнья икътисад форумының (The World Economic Forum) оештыруы белән Швейцария хөкүмәте шөгыльләнә. Бөтендөнья икътисад форумы (The World Economic Forum) 1971-нче елда Женева университеты профессоры Клаус Мартин Шваб (dr.Klaus Martin Schwab) ярдәме белән барлыкка килә. Идарә итүче БИФ органын – Директорлар Советын, бугенге көнгә кадәр Шваб җитәкли.
«Әлеге Бөтендөнья икътисад форумында Рәсәйне, бөтен еллар дәвамында, бары тик 4 вәкил генә тәкъдим итте. Алар арасында дүртенче булу – минем өчен зур бәхет!» – дип үз чыгышын башлады Ләйсән Арсентьева».
Шунысын искә төшерип китик, 2015-нче елда Рәсәй данын әлеге форумда «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов яклады. «Минемчә, Давостагы Бөтендөнья икътисад форумы ул – дөнья аренасында иң җитди «уенчылар»ны берләштерүче платформа», – дип, форумга кагылышлы үз фикере белән Сәләт җитәкчесе уртаклашты.
- Ләйсән, әлеге форумга ничек килеп эләктең?
- Бирегә барлык килгән катнашучылар кебек, видеогариза тапшырып эләктем. Форумга килер өчен вәкилләр алдында бер шарт торды: сорауга җавапны видеога төшереп җибәрергә кирәк иде. Мин, шулай ук, җырчы буларак, видео ахырында җыр өзеген дә кертергә булдым. Чөнки, минемчә, музыка күп кенә глобаль сорауларны чишергә ярдәм итә. Гомумән, алганда форумга гаризаны җибәрергә ирем Альберт тәкъдим итте. Аның ярдәме белән генә гаризаны соңгы минутларда җибәреп өлгердек. Бу этапта минем төп бурычым – Рәсәйне уңай яктан гына күрсәтү иде.
Шуннан соң, бер көнне, лекция үткәргән вакытта телефоныма «Ләйсән, Давоска баруың белән котлыйм» дигән хәбәр килде. Шул минутларда, лекция, әлбәттә тукталы. (Көлә). Укучыларыма әлеге Бөтендөнья икътисад форумы турында байтак кына сөйләгәнгә, аларга үземнең шатлыклы яңалыгымны җиткердем. Беренче парталарда утыручы кызлар, шатлыктан, хәтта елады.
- Форумга әзерлекләр ничегрәк башланды һәм үтте?
- Октябрь аеннан башлап безне актив рәвештә әзерли башладылар. Әйтеп кителгәнчә, мин Казандагы Global Shapers Community оешмасының данын яклаучы бердәнбер вәкил идем. Шулай итеп барлык илләрдән, минем кебек 50 шейпер җыелды. Безгә төрле очрашулар, эсселар язуларны оештыра иделәр. Биредә барлык шейперлар белән шәхсән танышып булмады. Ләкин, барлык танышулар, кемнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен, нәкъ менә форумда белеп булды.
Global Shapers Community – Бөтендөнья икътисад форумы (World Economic Forum) инициативасы. Дөнья буйлап әлеге шәһәр мәйданнары «челтәрен», төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән, җәмгыятьне үстерүгә үзләренең өлешен керткән үзенчәлекле 20-30 яшьтәге егет һәм кызлар барлыкка китергән. Оешма Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы Клаус Шваб белән үз эшчәнлеген 2011-нче башлап җибәрә.
- Бөтендөнья икътисад форумында катнашкан иң үзенчәлекле шәхесләрне санап кит.
- Әлбәттә, чараның масштаблары бик зур иде. Биредә, төрле илләрнең йөзләгән президентлары катнашты. Алар арасыннан АКШ президенты Дональд Трампны да күрү мөмкинлеге булды. Шуны әйтергә кирәк, барлык сессияләрдә дә шактый кызыклы шәхесләр байтак иде. Аеруча Хильда Швабны (Бөтендөнья икътисад форумы җитәкчесе Клаус Швабның тормыш иптәше) әйтеп китер идем. Аны, барлык катнашучылар да форумның җаны дип йөри. Иренә һәм, гомумән, форумга, чыннан да бик нык ярдәм итә. Танылган шәхесләр арасыннан бөек җырчы Элтон Джонны да атап була. Күбесенә билгеле буенча ул – СПИД белән көрәшүче кешеләргә ярдәм итә. Бүгенге көндә, ул җитәкли торган хәйрия фонды иң танылганнарның берсе булып санала.
Әйткәнемчә, әлеге форум күп кенә танылган шәхесләр белән танышырга ярдәм итә. Күңелгә иң ятканнарының берсе – Фабиола Джанотти. Фабиола Джанотти – итальян атом-төш физигы, элеккеге споуксмен (ингл. spokesperson). Швейцариядә ЦЕРНның Зур адрон коллайдерда уздырылган ATLAS эксперименты вәкиле. 2016-нчы елның 1-нче гыйвареннән ул ЦЕРНның Генараль директоры булып сайлана. Ләкин, шунысы кызык, ул шулай ук Милан консерваториясен дә тәмамлаган. Чыгышларның берсендә ул – «Минем музыка өлкәсендә белемем булмаса, әлеге башкара торган вазыйфамда эшли алмас идем», – дип ассызыклады Фабиола. Ниһаять, мин чынбарлыкта бөтен дөньяга танылган эшмәкәр Билл Гейтсны да күрү мөмкинлегенә ия булдым. Ул катнашкан сессиядән уртак фотобыз да бар. (Көлә).
- Форумда катнашкан нинди олуг шәхесләр белән шәхсән аралаштың?
- Ооо... Шатлыгыма күрә алар байтак булды! Иң беренче көнне, Фабиола Джанотти — итальян атом-төш физигы белән әңгәмә кора алдым. Аның белән төрле өлкәләрнең үсеше, музыка турында фикер алыштык. Шулай ук Джадип Бансал (Индия шейперы) исемле шейпер белән дә якынрак танышып булды. Форумада ул үзенең бу елда эшләнгән эшен тәкъдим итте. Туган авылына, безгә – ут кертте! Аның сүзләренчә, әлеге көнгә кадәр, кояш батканнан соң, бу авылда беркайчанда электр уты янганы булмаган. Эшләнгән эш буенча күрсәткән видеоязма беркемне дә битараф калдырмады. Хәтта, залда елаучы кешеләр дә булды. Тагын бер тетрәндергеч тормышлы Әфганстан музыканты турында сөйләп китәсем килә. Әйтеп киткәнчә, тумышы белән ул Әфганстаннан, ләкин үзенең музыка өлкәсендәге белемен ул Мәскәү консерваториясендә ала. Соңыннан гаиләсе белән Австралиягә күчә. Ләкин, туган җирендә сугыш башланганнан соң, кире кайта. Аның фикеренчә «Музыка – җиңүгә китерә». Туган ягына кайткач, биредә үз акчасына 17 музыка мәктәбе төзетә, берничә оркестр булдыра. Кызыклы факт: оркестрларның берсе бары тик хатын-кызлардан гына тора. Шулай итеп, нәкъ менә шул хатын-кызлардан гына торган оркестр уйнаган концерт көнне әлеге музыкант артында утырган террорчы үз-үзен шартлата. Ахыр чиктә, 6 кеше вафат була. Әлеге шәхес комага китә, ләкин соңыннан исән кала. Булган хәлләрдән соң да, үзенең яраткан эше белән мавыгудан туктамый. Шулай итеп, былтыр узган форумны, нәкъ менә шул, хатын-кызлар оркестры яба.
Соңгысы булып, күңелемне шаккатырган вакыйга турында сөйләп китәсем килә. Форумның барлык сессияләрендә дә алдагы рәтләргә утырырга тырыштым. Шулай итеп, беркөнне беренче рәткә утырып, янымда ягымлы гына ир-ат һәм бер хатын-кыз утырганын күреп алдым. Бер-беребез белән сөйләшә башладык. Әлбәттә, аларның атаклы шәхес икәнлекләре күренеп тора иде, ләкин бейджларына карый алмадым, уңайсызландым. Соңыннан гына аларның Бельгия король һәм королевасы булуын ачыкладым. Минем гаҗәпләнүемне күрсәгез!!! Шунда ук аркамны турайттым, кулларым һәм аякларым калтырый башлады. Тик кызыгы шунда, ул игътибар белән мине тыңлады, төрле сораулар бирде. Үзенең 10 ел элек Казанда булганы белән дә уртаклашты. Мин шаккатым дигән сүз – бернәрсә әйтмәгән кебек!
- Син әйтеп киткәнчә, бу елгы форум йөзләгән президентларны күрә алды. Үзебезнең, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән күрешә алдыңмы?
- Әлбәттә! Конгресс бинасында булган вакытта мин аны бик еш күрә идем, ләкин янына барып исәнләшергә мөмкинлек чыкмый иде. Тик бер көнне мондый мөмкинлек миңа елмайды. Үзем янына барып «Исәнмесез!» – дип эндәштем. Ул, әлбәттә, биредә татар телен ишетергә бер дә көтмәгән, ләкин бик шат иде. Шунда, минем кайдан икәнлегемне, татар телен шундый камил итеп белүне сораштырды. Горурланып, Сәләттә өйрәндем, дип җавап бирдем. Татар кешесен шундый ерак илдә күрү — зур шатлык икән!
- Димәк, әлеге форумда катнаша алуыңа син бик шат?
- Моны сорап та торасы юк! Һичшиксез! Ахырда, форум ябылу көнендә, шейперлар белән бергә җыелып, мин, махсус форум өчен язган җырны да җырлап утырдык. «Киләсе тапкыр кайда очрашабыз», – дигән сорауга барлык кеше «Казанда», – дип җавап бирде!