«Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсы гаризалар кабул итә! ← кире кайтырга

Литературный конкурс «Сәләткә нур булган йолдызлар» принимает заявки!
Әдәбият дөньясында танылырга, мәшһүр әдипләрнең киңәшләрен ишетергә, шәп бүләкләргә ия булырга телисез икән, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз – «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсына гариза җибәрегез!

Флүс Латыйфи исемендәге Республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Бу елны конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
– шигърият;
– чәчмә әсәр;
– балалар әдәбияты;
– драматургия;
– публицистика;
– әдәби тәнкыйть;
– «Бөек Биләр рухы яши күңелдә» (гаилә исеменнән коллектив гариза бирү рөхсәт ителә торган махсус номинация);
– «Мин горурланам» (Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган махсус номинация).

Конкурста 7 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы берничә этапта үткәрелә:

– 6 март - 2 апрель – гаризаларны кабул итү этабы;

– 2 апрель - 4 апрель – иҗади эшләрне конкурска сайлап алу этабы;

– 7 апрель - 14 апрель – конкурска кабул ителгән эшләрнең казыйлар шурасы тарафыннан бәяләнү этабы;

– 19 апрель 2025 ел – Казан шәһәрендә конкурсның финалын уздыру.

Конкурсның финалы программасы кысаларында катнашучылар өчен экспертлар белән «Ачык диалог» форматында очрашу, үткәрү мәйданчыгы буенча экскурсия үткәреләчәк һәм казыйлардан кире элемтә алу мөмкинлеге булачак. 

Гаризалар 2 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән монда таныша аласыз.