Бөтендөнья икътисад форумында Рәсәйдән булган катнашучы белән очрашу кире кайтырга

Встреча с представителем России на Всемирном экономическом форуме Ляйсан Арсентьевой

Бүген, 30-нчы гыйнвар көнне 19:00 Сәләт Йортында («Салкын зал», 4 кат) КФУ доценты, икътисад фәннәр кандидаты, Global Shapers оешмасы әгъзасы, Сәләт активисты Ләйсән Арсентьева белән очрашу уздырылачак.

 Ул – Давоста уза торган Дөньякүләм икътисад форумында Рәсәйне тәкъдим итә торган Global shapers community берләшмәсенең бердәнбер вәкиле иде. Казанга кайткач, сәләтлеләр белән форумда булган барлык хис-кичерешләр, кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашачак.

Әлеге бәйге ел саен катнашучыларны портфолио аша җыя. Яшьләр ирешкән уңышлары хакында үз илләрендә генә түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр белән аралашып, фикерләре белән уртаклашалар. Портфолио аша узган һәм иң яхшылар дип саналганнар дөньякүләм икътисад форумында катнашу бәхетенә ирешә. Быел исә Рәсәй данын бердәнбер кеше – Сәләт активисты Ләйсән танытты.

Ләйсән Сәләткә 2004-нче елда килеп керә.  

«Сәләт-Биләр» сменасына күп кенә бәйге, олимпиадаларда катнашып, ТНВ каналының алып баручысы буларак эләгә. Беренче елда ук сары галстукка ия була. «Бикафест» фестивалендә элегрәк катнашучы, ә бүгенге көндә жюри составында катнаша. «Сәләт-Бәләкәч» проектында вокал дәресләре алып бара. 2017-нче елда беренче тапкыр Канадада уздырылган «Сәләт-Монреаль» аланының оештыру комитеты әгъзасы булды.

2011-нче елдан Ләйсән фәнгә килеп керә. КФУда бүгенге көндә икътисад юнәлешен сайлап, укучыларга конкурентлык осталыклары буенча лекцияләр укый.

«"Казан шейперлар мәктәбе" проектын Казанда булдырган, шулай ук Сәләт активисты булган Дилбәр Садыкова белән без тормышта да дус, әлеге проект өстендә эшләүчеләр дә. Нәкъ менә ул миңа Shapers Community проектында катнашырга тәкъдим итте» – дип фикерен белдерде безгә Ләйсән.

Ләйсән, сине Дөньякүләм икътисад форумында катнашуың белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алга таба да Сәләт проектларында катнашып, фәнни өлкәдә дә зур дәрәҗәләргә ирешүеңә шигебез юк. Афәрин!