«Сәләт» Форумының беренче сменасында мәктәп укучыларын ниләр көтә? ← кире кайтырга

19-23 июнь көннәрендә Биләр музей-тыюлыгында X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы – Junior Skills Biler Forum узачак.
Смена программасы укучыларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнә. Ул укучының шәхес буларак үсешенә этәргеч бирә торган, практикага юнәлгән, уен, ярыш, вакыйга форматындагы дәресләрне үз эченә ала.
Форумда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә оештырылган архитектура, модельләштерү һәм дизайнга багышланган мәйданчыклар эшләячәк.
Биләр җиренә Россия дизайнерлары берлеге Вице-президенты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Олимпия объектлары авторларының берсе – Юрий Менчиц (Мәскәү) килүе көтелә. Ул балаларга Сочидагы Олимпия шәһәрчегенең ничек төзелүе турында сөйләячәк.
Мәскәү политехника университеты вәкилләре катнашучыларны пилотсыз очучы авиация системалары белән таныштырачак. Шулай ук алар кызыклы физик һәм химик тәҗрибәләр, экспериментлар тулы фәнни шоу күрсәтәчәк.
Интерьер дизайны һәм орнаментлар турында интерьер һәм ландшафт дизайны өлкәсендә эшләүче архитектор, архитекторлар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы Марина Дәүләтгәрәева сөйләячәк.
«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгенең үсеш концепциясен эшләү конкурсында беренчелекне яулаган архитектор, урбанист Зөлфия Илькаева проектларны дөрес тәкъдим итү серләрен ачачак һәм архитектура коллажлары ясарга өйрәтәчәк.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «ДАШКА» балалар архитектура-дизайнерлык мәктәбе мөгаллимнәре «киләчәк йортлары» проектларын әзерләү һәм модельләштерү буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Форумда балалар графика, каллиграфия, шрифт дизайны белән дә якыннанрак танышачак.
Смена программасында экологиягә кагылышлы чараларга да зур игътибар бирелә. Укучыларга экологик яшәү рәвеше хакында сөйләячәкләр. Zero Waste Lab креатив берләшмәсе эшкәртелгән пластиктан ясалган җиһазлар турында тулы мәгълүмат бирәчәк.
А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ вәкилләре мәктәп укучыларын авиамодельләштерү белән таныштырачак, очу модельләрен төзү һәм конструкцияләү турында сөйләячәк.
Сменаның һәр көнендә уку-укыту программасы, мәдәни чаралар һәм спорт ярышлары бар.
«Балаларның куркынычсызлыгы безнең өчен беренче урында. Форум Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән берлектә уза. Биләргә барыр алдыннан оештыручылар ПЦР-тест тапшырырга, ә балалар медицина тикшерүе узарга тиеш. Катнашучылар смена дәвамында форум территориясеннән чыгып йөри алмаячак», – диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Форум – Татарстан Республикасының иң мәртәбәле яшьләр проектларының берсе. Аның турында Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм IT өлкәсендәге тәҗрибә, идеяләр һәм яңалыклар белән уртаклашу платформасы ул.
Форумның максаты – интеллектуаль, рухи һәм мәдәни үсеш белән кызыксынучы яшьләрне берләштерә торган мохит булдыру.