Һөнәрләр Биләр Форумның уку-укыту лабораторияләре ← кире кайтырга

Бу көннәрдә Биләр музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» форумының икенче сменасы – Һөнәрләр Биләр Форум уза. Форумның иң креатив сменасы сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең медиа, мәгълүмати технологияләр һәм иҗат юнәлешләрендә эчке потенциалын тормышка ашыру һәм үстерү мәйданчыгы булып тора. Һөнәрләр Биләр Форумның уку-укыту программасы уникаль: ул үз эченә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең әйдәп баручы белгечләре тарафыннан катнашучылар өчен әзерләнгән күпсанлы лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, лабораторияләрне ала.
Смена турында тулырак юнәлеш җитәкчеләре Алмаз Сәмигуллин, Лия Магнавеева, Руслан Сабировлар белән аралаштык.
«Медиа» юнәлеше җитәкчесе, «Станция Мир» фестиваленә нигез салучы, видео-, кино һәм музыкаль проектлар җитәкчесе Алмаз Сәмигуллин:
«Мин быел бирегә тулы бер юнәлеш җитәкчесе буларак, үзем өчен яңа рольдә килдем. Барысы бик кызыклы! Безнең эшчәнлек дүрт төрле юнәлештә бара. Беренче лаборатория «Җанлы Сәләт» дип атала. Бу турыдан-туры эфирлар студиясе лабораториясе. Биредә балалар төрле темаларга репортажлар, рубрика, сюжетлар эзерлиләр. Үзләре сценарий язарга өйрәнәләр. Мондый әзерлек соңгы көнне турыдан-туры эфирга чыгу өчен кирәк. Ягъни шушы биш көн эчендә алган белемнәр, күнекмәләр нигезендә сәлкешләр чын алып баручылар ролендә йөзләгән тамашачы алдында чыгыш ясаячаклар. Әлбәттә, бик дулкынландыргыч, әмма нәкъ без балаларга шундый шәп тәҗрибә бирә алуыбызга куанып туя алмыйбыз. Һичшиксез, мондый яңалыклардан соң аларның дөньялары киңәеп калыр. Икенче лаборатория анимация белән бәйле. Анда катнашучылар кичке концерт өчен махсус бизәлешле бер номер әзерли. Өченче юнәлеш нейрочелтәрләргә багышланган һәм аны лаборатория дип атау, бәлки, дөрес тә булмас. Мин аны тулы бер интенсив дияр идем. Анда көн саен яңа спикер чыгыш ясап, балаларны яңа мәгълүмат белән таныштыра. Мисал өчен, дәрестә аудио-видео форматларда нейрочелтәрләр куллану нечкәлекләре турында яисә креатив фикер йөртүне арттыруда нейрочелтәрләр әһәмияте турында сөйләшергә мөмкиннәр. Әлеге юнәлешнең продукты нәрсә, нәтиҗәсе нидә, дип сорасалар, мин һәрвакыт «илһам» дип җавап бирәм. Минемчә, балалар әлеге интенсивтан илһам алып китергә тиешләр. Лабораторияләрдән тыш төрле кызыклы остаханәләр уза.
Гомумән алганда, «медиа» сүзе киңкырлы мәгънәгә ия. Шушы биш көн эчендә без барлык шул киңлекне колачлап, балаларга бар белгәнебезне тапшырырга тырышабыз. Биредә сәлкешләр ММЧ, кино, анимация өлкәләренә кагылышлы белемнәрне дә үзләштерәләр. Шиксез, медиа лабораторияләрдә өйрәнгәннәр аларга йогынты ясамый калмас һәм, бәлки, араларыннан шәп режиссер, продюсерлар да чыгар.»
«Иҗат» юнәлеше җитәкчесе, вокал буенча педагог, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы Лия Магнавеева:
«Бу елны форумнар саны кимүгә карамастан, без аларның бай эчтәлеклелеген сакларга тырыштык. Безнең юнәлеш тематикасы белән Иҗат Биләр Форумга бик якын, ягъни шулай ук иҗатка, сәнгатькә багышланган. Фәкать, өч кенә форум булгач, лабораторияләрдә урыннар да аеруча кадерле. Һәр баланың чын профессиональ остазлар белән эшләп, яңа күнекмәләр үзләштерәсе килә, әмма анда эләгү өчен сайлап алу этабын узарга кирәк. Иҗат юнәлеше 3 лабораториягә бүленә: музыка, бию һәм театр. Безнең беренче спикер Ислам абый Валеев балаларны музыка сәнгате белән якыннан таныштыра. Һәм нәкъ ул ел да Сәләт форумнары өчен музыка яза. Балаларның Ислам абый җитәкчелегендә эшләгән иҗат җимешләрен без соңгы көнне зур концертта карый һәм бәяли алачакбыз. Театр һәм бию юнәлешләрен аерып әйтү дөрес тә булмас, алар бик тыгыз бәйләнгән. Бу елны остазлар татар мифологиясенә чумарга булдылар һәм әзерләгән тамашаларында шуны чагылдырачаклар да. Лаборатория җитәкчеләре Булат Гатауллин, Сәидә Кадыйровалар безне, һичшиксез, шаккаттырырлар, дип уйлыйм. Лабораторияләргә эләгә алмаучылар өчен махсус кызыклы остаханәләр әзерлгәнгән. Анда балалар музыка, театр һәм бию юнәлешләрен тулаем колачлый алу мөмкинлегенә ия. Сәләтлеләр – афәриннәр!»
«Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше җитәкчесе, МL – командасының җитәкчесе, «Санак лаб» лабораториясе методисты, Tatar.Бy Хакатон, «Санак лаб» олимпиадасы җитәкчесе Руслан Сабиров:
«Бездә өч лаборатория эшләп килә. Беренчесе сайтлар ясауга багышланган. Монда балалар Тильда платформасында махсус комбинацияләр кулланып, үз сайтларын төзиләр. Ул сайтлар Сәләт турында, балаларның авыллары турында булырга мөмкин. Икенче юнәлештә сәлкешләр телеграм-ботлар ясарга өйрәнәләр. Өченче юнәлештә остазлар балаларны махсус җиһазлар кулланып, үз роботларын: робот-суыткычлар, тракторлар ясарга өйрәтәләр. Миңа калса, без сайлаган һәм тормышка ашырган лабораторияләр Мәгълүмати технологияләрдөньясын киң итеп колачлау мөмкинлеген бирә. Безнең юнәлеш балалары бик тырыш, акыллылар һәм креатив фикер йөртә белүчеләр. Алар шәп нәтиҗәгә ирешү өчен бар көчләрен куярга әзерләр. Гомумән, Мәгълүмати технологияләр– бик перспектив, заманча юнәлеш. Ул дөньяга сәлкешләр белән бергәлектә тагын да тирәнтенрәк чуму минем үземә дә бик кызыклы»
Сәләт - мөмкинлекләр һәм иҗат мохите! Бер минутыңны да бушка уздырма, шушы мохитне тулаем тоярга ашык.