«Олимп». Сменадан алган хис-кичерешләр кире кайтырга

«Олимп». Покорение вершины знаний и эмоций

27-нче – 30-нчы октябрь аралыгында Биләр каласының «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә «Сәләт-Олимп» олимпиадаларга әзерләү мәктәбе узды.

5-нче – 9-нчы сыйныф укучылары математика, инглиз теле, җәмгыять белеме, тарих фәннәре буенча белемнәрен арттырып, математика фәне буенча  БДИга әзерләнделәр. Сменада Татарстаннан барлыгы 40 бала катнашты. Араларында Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Җәлил, Алексеевск районнарыннан килгән балалар да бар иде. Смена дәвамында хәтта кайбер укучылар уку-укыту программасына үз тәкъдимнәрен дә керттеләр. Мисал өчен, 9-нчы сыйныф укучысы Эмиль Нугайбиков киләчәктә «Сәләт-Олимп» сменасында физика фәнен укытырга теләге зурдан икәнен белдерде.  


Яңа белемнәр тупларга һәм тагын да камилләшергә менә кемнәр ярдәм итте:

Математика фәне – БДИ әзерләүче тренер Арслан Юсифов; Сәләт проектларында актив катнашучы, укытучы Надир Курамшин;

Җәмгыять белеме һәм тарих фәне – БДИ муниципаль этап буенча эксперт Илфат Гыймадиев;

Инглиз теле – олимпиадаларга әзерләү мәктәбе тренеры Айсылу Галимова.

    

Программа  төрле күңел ачу һәм интеллектуаль чараларга да бай иде: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», QUIZ,  «Интуиция» һ.б.

 

Надир Курамшин, проект җитәкчесе:

- Смена югары дәрәҗәдә узды. Балалар – шәп, актив! Мин үзем бик күп уңай эмоцияләр белән кайттым.  

 

Гөлдания Булатова, әйдаман:

- «Сәләт»нең интеллектуаль чаралар уздыручы креатив лаборатория җитәкчесе буларак мин балаларның бу өлкәдә сәләтләрен күрергә һәм ачарга теләдем. «Атлант» шахмат турнирында катнашырга теләге булган балалар белән аралаштым.  Гомумән,  «Сәләт-Олимп» сменасында бик талантлы һәм белемле әйдаманнар, җитәкчеләр эшли бит:  Надир абый Курамшин, Игорь абый Смирнов. Аларга карап  тагын да белем туплыйсым килә. Смена бик яхшы узды. Бер үрнәк гаилә тормышы кебек монда. Аерылышырга бик авыр иде.  



Алина Волкова, әйдаман:

- «Олимп» сменасын беләсезме ни өчен сайладым? Чөнки балалар күп булмаган сменага гашыйк булдым соңгы арада. Берничә көн дәвамында, балалар күп булмау сәбәпле, без зур бер гаиләгә әйләндек. Бу сменада мин беренче тапкыр, ләкин соңгысы түгел. Балалар илһамландыра. Монда  сәләтлеләрнең сәләтлеләре җыелган. Смена дәвамында мин аларның акыллылыгына шаккаттым. Алар көне-төне укыдылар, буш вакытлары булмады да диярлек.
Укытучылар үз дәресләрен уен формасында үткәрделәр. Мин узган атнада гына әле «Әйдаманнар ярышы» бәйгесендә дә катнашкан идем. «Сәләт-Биләр каласы 2016, 2017, «Sanak-lab» , Форумның икенче сменасы....  Һәм менә хәзер «Олимп»

Сәләткә иптәш кызым аркасында килеп кердем. Ул «Сәләт-Зәй 2013» сменасында катнашкан иде һәм миңа да Сәләткә килергә тәкъдим итте. Шулай итеп мин 2013-нче елда «Биләр Каласы»на бардым. «Биләр»минем күңелемдә гомерлек!

 

Арслан Сөләйманов – әйдаман:

- Бу сменада өч тапкыр булдым. Мин сәлкеш чагымда бу смена юк иде әле, монда үземне башка яктан күрсәтергә теләдем. Безнең команда һәм укытучылар составы бик көчле. Смена – супер!  Җәйге сменалар узганнан соң, бу сменада син кабат җәйге хисләр белән яшисең. Һәр катнашучы үзенчәлекле, белемле. Афәрин!

    

Рузәл Гыйззәтуллин, әйдаман:

- Мин балачактан ук төрле олимпиадаларда катнашып килдем, бу миңа бик ошый иде. Быел «Сәләт-Биләр каласы» сменасында Арслан Сөләйманов миңа әлеге проект турында тулырак сөйләде. Мин  ике уйламыйча, әйдаман буларак үземне әлеге сменада сынап карарга булдым. Гариза тутырдым һәм эшне башлап җибәрдем.  Сәләт мохитенә чуму, гимн маршны кабат искә төшерү, «Сәләт »тә танышкан дусларыңны кабат күрү – бу онытылмаслык мизгел. Надир Курамшин җитәкчелек иткән сменада миңа эшләве бик ошады.

Кәримә Маликова – катнашучы:

- Бу сменага мин беренче тапкыр бардым һәм шунда ук бу проектка гашыйк булдым. Һәр секундта минем йөземнән шатлык , елмаю хисләре китмәде. Мин барысыннан да канәгать калдым. Әйдаманнарыма  һәм сәлкешләргә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Сменада иң ошаганы ул – укытучылар. Инглиз теле укытучысы Айсылу апага чиксез рәхмәтле мин. Смена 4 көн генә барса да, ул минем күңелдә мәңгегә истә калачак.


Ралина Корбанова, катнашучы:

- Мин Сәләттә 3 ел. 2015-нче елдан бирле  әлеге сменага барам.  «Олимп»ка беренче ел гына бармасам да, ел саен үзгәрешләр була монда. Яхшы якка, әлбәттә. Кабатлаулар юк. Монда танышкан дуслар белән ел дәвамында аралашам. Бу смена минем өчен күңелгә иң якыны. Гитарага кушылып җырлаулар, «Сәләт » җырларын кабат искә төшерү....  Укытучылар турында аерым әйтеп узасым килә: Айсылу апага рәхмәт! Аның дәресләреннән соң мин инглиз телен яхшырак белә башладым. «Сәләт-Олимп» сменалары барысы да шәп, ләкин иң истә калганнары ул  беренче һәм өченче сменалар иде. Алар төрле урыннарда уздырылган иде. Беренчесе – «Волга» яшьләр үзәгендә , калганнары – «Фәнсар»да.  Игорь Смирновка безнең мәктәпкә килеп әлеге проект турында сөйләп киткәне өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.