Президент Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлы» базасында кунакта булды! кире кайтырга

Президент Татарстана посетил базу «Звездный», где сейчас проходит смена «Сэлэт-Шэхес»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» балалар-сәламәтләндерү үзәгендә булды. Быел бу база «Җәй – балаларга» президент программасы кысаларында яңартылды.

1973-нче елда төзелгән лагерьны реновацияләү 2019-нчы елда башланып киткән иде. Хәзергә эшләрнең 1-нче этабы төгәлләнгән, киләчәктә 2-нче этап көтелә. «Йолдызлы» – Сәләтнең күпьеллык базасы, монда бик күп җәйге сменалар уздырылды. Ремонтка кадәр фәкать җәйге сменалар гына уздыру мөмкин булса, хәзер база ел әйләнәсе эшли алачак. Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган!

Президент киләсе көнгә туры китереп, «Йолдызлы» базасында бүген «Сәләт җыены 2020» үтте. Хәзерге вакытта базада «Сәләт-Шәхес» сменасы уза, нәкъ менә андагы сәлкешләргә һәм әйдаманнарга Җыенда катнашу бәхете тәтеде. Ә калганнар Җыенда онлайн рәвештә «кунак» була алды: көн дәвамында инстаграмда куеп барган сторислар һәм постлар шундый мөмкинлек тудырды.

Көн традицияон турытаяктан башланып китте. Җыен катнашучылары өчен уку-укыту сессиясенә спикер буларак Сәләт активисты, тарих фәннәре кандидаты, КФУ доценты, Истанбул университеты мөгаллиме Илсур Нәфыйков чакырылган иде. Балалар шулай ук футбол һәм стритбол буенча чемпионатта, джем-сессияләрдә һәм дженга уены буенча белем бирү сессиясендә катнашты.

Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов базада ремонт эшләре барышы, яңартылган корпуслар, спорт мәйданчыгы һәм ашханә белән танышып чыкты. Һәм башкарылган эшләрдән бик канәгать калуын белдерде. Базада хәзер 7 торак корпус, ашханә, административ блок ремонтланган. Торак корпусларда 220 бала, 18 әйдаман һәм 60 хезмәткәр урнаша ала. Элек душ һәм бәдрәфләр урамда иде, ә хәзер алар барысы да корпус эчендә, җылыда.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Сәләт» берләшмәсе активы белән очрашты. «Сәләтле җәй 2020»гә нәтиҗә ясалды, шулай ук Президентка җәйге профильле сменаларны оештыру буенча методик эшләнмәләр тәкъдим ителде. Ә Сәләтнең мәгариф үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова «Асылташ» Сәләт мәктәбе ачылуы һәм «Бәләкәч» клубы турында сөйләде. Билгеле булганча, хәзерге вакытта яңа мәктәпкә 1-нче сыйныфка балалар туплау бара. Быел 1-нче сыйныфка 15 бала кабул итү ниятләнә.

«Без киләчәгебез, милли традицияләребез һәм гореф-гадәтләребез, туган телебез, мәдәниятебез өчен борчылабыз. Сез бу юнәлештә зур эш алып барасыз, һәм без сезнең белән милли байлыгыбызны саклап кала алачакбыз», - диде ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада «Адымнар» күп телле мәгариф комплекслары челтәре үсеш ала, аның да «Сәләт» хәрәкәте белән күп кенә уртак бурычлары бар. Татарстан Президенты күп телле мәктәпләрдә Сәләт тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен кулланырга тәкъдим итте.

«Сезнең эшегез бик кирәкле. Мондый актив, битараф булмаган яшьләр белән без республика үсеше хакына күп нәрсәләргә ирешә алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты «Сәләт-Шәхес» сменасының традицион турытаягында катнашты.

Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм башкалар озатып йөрде.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, лагерь бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән килгән сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне үстерү өчен мәйданчык булачак һәм ел әйләнәсе эшли алачак.

Очрашу ахырында сәләтлеләр Президентка Сәләтнең сары футболкасы рәвешендә ясалган постер-картина бүләк итте, ә Рөстәм Нургали улы анда имзасын калдырды һәм «Алга!» дип язды.