Радик Гиматдинов «Сәләт-Монреаль» сменасы катнашучылары белән күреште кире кайтырга

Радик Гиматдинов встретился с участниками первой международной смены «Сәләт-Монреаль»

Узган атна ахырында Сәләт йортында «Сәләт-Монреаль» командасы белән очрашу уздырылып нәтиҗә ясалды. Әлеге смена Канадада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелгән иде. Очрашуда Президент ярдәмчесе Радик Рөстәм улы Гиматдинов  катнашты.

Очрашуда Сәләт фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов да бар иде.

«Радик Рөстәм улы, Сәләт белән һәрдаим элемтәдә торучы, төрле киңәшләре белән безгә ярдәм итүче шәхес» - дип сүзен башлап җибәрде Тимур Җәүдәт улы.

Мөхтәрәм кунагыбыз, үз чиратында, катнашучыларның фикерләрен тыңлап, киләчәккә планнарын да ишетте.

Ни өчен нәкъ менә Канада? Лагерьның уздырылу урыны ни өчен бик мөһим? Мондый һәм башка сорауларга җаваплар да яңгырады.

Белгәнебезчә, беренче тапкыр гына уздырылучы сменаның оештыру командасы бик көчле иде. Әлеге сменаның  тулы командасы, оештыру мәсьәләләре хакында Сәләт яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова фикере:

«Сәләт-Монреаль»  –  яңа хис-кичерешләр, онытылмас мизгелләргә бай булган смена иде. Ел башында без 270 гариза кабул иттек. Ярты ел дәвамында катнашучылар белән очрашулар узды. Шулар нәтиҗәсендә Татарстаннан 5, милләттәшләребез арасыннан 21 бала сайлап алу этапларын узып финалга чыкты. Смена 10 көн дәвамында гүзәл табигатьле Квебек җирлегендә узды. Программага килгәндә, төрле остаханәләр, татар теле һәм тарихына кагылышлы дәресләр, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәр, квестлар,  Монреаль һәм Отттавага сәяхәт....

Очрашу дәвамында скайп аша әлеге проектның Канададагы кураторы, Сәләт ветераны Алимә Сәләхетдинова белән дә элемтәгә кердек.

«Проект бары тик уңай фикерләр генә калдырды. Канада, АКШ, Чехиядән булган балалар  татар телен камилләштерделәр, хәзерге көндә хәтта татар теле курсларына да йөриләр. Балалар гына түгел, 10 көн дәвамында узган сменага кунак буларак килгән әти-әниләр дә татар теле белән тирәнтен кызыксына башладылар. Катнашучылар Казанга килеп, Сәләт мохите белән тагын да кызыксыну теләге барын белдерделәр. Бер катнашучы хәтта Сәләтнең җәйге кампаниясендә берәр сменада әйдаман  буласы килүен әйтте»  – дип фикере белән уртаклашты Алимә.

 Катнашучылар фикере:

Энҗе Әхмәтҗанова, Сәләтнең күп кенә проектларында катнашучы Сәләт активисты: «Смена миңа бик ошады. Организм башта Канададагы вакыт аермасына күнегә алмады, ләкин аннары ияләштем. Милләттәшләребез белән татар телендә аралашу, аларга Сәләт турында күбрәк сөйләүне үземә максат итеп куйган идем. Булдырдым дип уйлыйм».

Алисә Җамалиева, Сәләт активисты, әлеге проектның әйдаманы: «Канадага очу, минем чит илгә чыгумның иң беренче сәяхәте. Минем хисләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Без, әйдаманнарга гына түгел, Татарстаннан барган сәлкешләргә дә бу үз сәләтләрен тагын да ачу, үстерүнең бер мөмкинлеге булды».

Илсөяр Хисмәтова, Сәләт активисты, әлеге проектның әйдаманы: «Чит ил катнашучылары белән эшләү җиңел  үк булмады дияр идем. Беренче көннәрдә  алар безнең Сәләтнең активист балаларын күреп шаккаттылар. Ләкин смена дәвамында алар безгә күнегеп бетеп, шәп программада катнашып хәтта ахырдан сары галстукка да ия булдылар».

Алия Вәлиева, Сәләт активисты, әлеге проектның әйдаманы: «Әйдаман эшенең төп бурычы – балаларны сменага кызыксынуны арттыру. Без булдырдык! Чит илдә яшәүче сәлкешләребез татар җырларын, биюләрен өйрәнеп, бүгенге көндә интернет аша безнең белән элемтәне эзмиләр».

Филюзә Хәйруллина, куратор, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле: «Смена ахырында барыбыз да диярлек күз яшьләре белән таралыштык, чөнки сменаның тәмамлануын теләмәгән идек. Оештыру командасы бик көчле, әйдаманнар үз эшләрен төгәл башкарды. Мондый команда туплау җиңел эш түгел. Мин яшьләребез белән горурланып кайттым».

Очрашу ахырында мөхтәрәм кунагыбыз Радик Гиматдиновтан җылы сүзләр ишетү, киләчәктә дә әлеге проект яшәргә тиешлеге хакында фикерләр яңгырады.

                                                                             Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Лия Мифтахетдинова