Казанда “Фәнсар” Академиясенең фәнни-тикшерү конференциясе булып узды ← кире кайтырга

2014 нче елның 6 нчы ноябрендә көзге сессия кысаларында “Фәнсар” Академиясенең фәнни-тикшерү конференциясе булып узды. Әлеге чара ПГАФКСиТның уку-лаборатория корпусында, 9-11 нче сыйныф укучылары һәм студентлар өчен үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасының 18 районыннан 100 кеше катнашты. Катнашучылар сентябрь-октябрь айларында fansar.selet.biz сайтында барган дистанцион этап нигезендә сайланып алынды.
Конференция көзге сессиянең ахыргы этабы булып тора. Монда җәмгыять белеме, тарих, математика һәм физика кебек фән секцияләрендә эш кайнады. Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре өлкәсендә катнашучыларга бәяне “Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Министрлар Кабинеты Аппаратының иҗтимагый үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы карамагындагы иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы Роберт Минегулов һәм ТНВ телеканалының алып баручысы Альберт Шакиров бирде. Ә “Математика-Физика” мәйданчыгының экспертлары буларак “Фәнсар” дистанцион мәктәбенең директоры, К(П)ФУ укытучысы Әнвәр Туйкин, “Фәнсар” Академиясе проекты җитәкчесе, К(П)ФУ укытучысы Элина Степанова һәм “Сәләт” Фондының баш хисапчысы Роза Степанова катнаштылар.
Конференция 3 сәгать дәвамында барды, жюри хөкеменә 27 доклад тәкъдим ителгән иде. Тимур Сөләйманов катнашучыларның фән дөньясына беренче адымнары гына булса да, эшләренең бик үзенчәлекле булуларын искәртеп узды. “Киләчәгегезне фән белән бәйләргә телисезме, юкмы – мөһим түгел. Белем алуга, тикшерүләргә, аек фикер сөрешенә бүген ничек омтыласыз – шуны саклый белегез. Әлеге конференция сезгә илһам бирсен, дәрт өстәсен. Ә “Сәләт” сезгә бу эштә һәрчак ярдәм итәр!” – дип белдерде ул.
Конференция ахырында жюри иң әйбәт дип табылган эшләрне аерып күрсәтте. Тик моның белән генә эш бетми әле: 2015 нче елның мартында катнашучыларны Академиянең язгы сессиясе көтә. Димәк, чиратта тагын бер фәнни-практик конференция булачак дигән сүз. “Фәнсар” балалар һәм яшьләр уңыш академиясенең асылы да шунда бит – хәзерге яшь буында белемгә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм фән дөньясына омтылучыларга практик яктан уңайлыклар тудыру.
Академия гадәти һәм читтән тыш уку мәктәбе форматында чынга ашырыла. Мөгаллимнәр буларак Рәсәйнең алдынгы уку йортларының укытучылары чакырыла. Шулай ук Академия кысаларында он-лайн мәктәп тә эшләп килә, сессияләр дә уздырыла.
“Фәнсар” Академиясе инде 2 елдан артык эшләп килә. Әлеге вакыт аралыгында проектта 500 дән артык укучы катнашкан һәм аларның 100% да югары уку йортларына керә алганнар.