Руслан Сабиров: “Иң белемле сәлкешләргә шәп бүләкләр дә әзерләдек” ← кире кайтырга

Быел беренче тапкыр Биләр Форум кысаларында Биләр җире, Бөек Идел буе Болгар дәүләтенең тарихына багышланган “Тамырлар” республикакүләм олимпиадасы уза. Үз белемнәрен форумда катнашкан һәр сәлкеш сынап карый ала. Җиңүчеләрне ничек бүләклиләр? Олимпиадага ничек әзерләнергә? Бу һәм башка сорауларга “Тамырлар” олимпиадасы координаторы, интеллектуаль турнир җитәкчесе Руслан Сабиров җавап бирде.
- “Сәләт” белән кайчан таныштыгыз?
- Мин “Сәләт”кә 2015 елда килдем. “Сәләт-Раушан” аланына сәлкеш булып бардым, аннан “Изге Чишмә”дә волонтер идем. Күп кенә аланнарда остаз булдым, аеруча “Санак” аланында. Инде 10 ел үткән икән, быел “Сәләт”ле булуның юбилеен билгеләп үтәм.
- “Тамырлар” олимпиадасы оештырырга кем тәкъдим итте?
- Бу - Тимур абый Сөләймановның идеясе. “Сәләт” 1997 елдан бирле Изге Биләр җиренә кайта. Гомумән, безнең бу урын белән бәйләнешебез зур, чөнки аланнарның исемнәрендә дә Идел буе Болгар дәүләте ханнарының исемнәрен кулланабыз. “Тамырлар” олимпиадасы - ул бөек ханнар җиренә, тарихка хөрмәт күрсәтү. Быел без Биләр Форумның 3 сменасында да шушы олимпиаданы оештырдык.
- Олимпиаданың исеменә дә мәгънә салынгандыр?
- Дөрес, без үзебезнең тамырларыбызны өйрәнәбез. Тарихи вакыйгаларга мөрәҗәгать итәбез, еллар аша сәяхәт итәбез. Иң белемле сәлкешләргә шәп бүләкләр дә әзерләдек. 3 форум нәтиҗәсендә 15 җиңүче билгеләнде. Беренче урыннарга - велосипед, икенче, өченче, дүртенче, бишенче урыннарга - “Алиса” колонкасы бирелде.
- Катнашучылар арасында рекордсменнар бармы?
- Илдус исемле егет ике форумда да җиңүчеләр рәтенә керде. Аның ким дигәндә 2 “Алиса” колонкасы бар. Сораулар һәр сменада алышынып торды. Тулаем 150 сорау әзерләдек. Һәр форумда сәлкешләр бер сәгать эчендә 50 сорауга җавап бирде. Форум кысаларында олимпиадага әзерләнү дәресләре дә узды. Тарихи чыганакларны өйрәнүче белгечләр, археологлар сәлкешләр өчен махсус остаханәләр үткәрде.
- Хәзер тарих белән кызыксынучы балалар күпме?
- Балаларны тарих белән кызыксындыру хәзер кыенрак, чөнки, ни кызганыч, балалар буш вакытларын да телефонда үткәрә. Балаларда интеллектуаль турнирларга игътибар арттыру өчен һәр елны уеннарга яңа форматлар кертергә тырышабыз. Аудио, видео материаллар әзерлибез, ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнгән биремнәр уйлап табабыз. Дөресен әйткәндә, сәлкеш булганда да иң яраткан кичке чарам - интеллектуаль турнир иде. Мондый төр чаралар булырга тиеш, аның үз аудиториясе бар.
- “Тамырлар” олимпиадасы дәвамлы булачакмы?
- Әлбәттә, бу проектны дәвам итәсебез килә. Киләсе форумнарда да олимпиада узар дип ышанам.