«Сәләт-Самара» клубы кураторы Сабир Галимуллин узачак кышкы смена турында сөйләде кире кайтырга

Сабир Галимуллин рассказывает о зимней смене «Сәләт-Самара»
12-нче февральдан башлап 21-нче февральга кадәр Самара шәһәрендә «Золотая рыбка» Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында «Сәләт-Самара» кышкы аланы оештырылачак. Биредә, Самарадан булган 41 һәм Татарстаннан булган 6 сәлкеш катнашачак. 

«Сәләт-Самара» – сәләт мохитенә күмелгән белем-бирү, мәдәни-күңел ачу һәм спорт программасы. 

Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә. 

Әлеге кышкы смена нинди булачак? Программага нәрсә кертеләчәк? Аланга кунакка кемнәр киләчәк? Барлык сорауларга безгә «Сәләт-Самара» клубы кураторы Сабир Галимуллин җавап бирде. 

- «Сәләт-Самара»ның кышкы сменасын үткәрү кемнең тәкъдиме? 

- Җәйге аланны үткәргәннән соң, без балаларда күп кенә энергия калганын аңладык. Җәйге смена барышында да, алар әлеге 18 көнне берәр ничек озынайтасы кирәк дигән фикер белән йөри иделәр. Нәкъ менә шуннан чыгып, без җәйге сменалардан кала шулай ук көзге, кышкы һәм язгы аланнарны оештырырга булдык. Әлбәттә, аларның дәвамлылыгы кыскарак, чөнки төп белем бирү процессына берничек тә комачаулап булмый. 

- Кышкы аланны оештуручы команда нинди булачак? 

- Минемчә, ул бик көчле!!! Директор – Булат Валиуллин, өлкән әйдаман – Таһир Кәримуллин. Әйдаманнар турында сөйләсәк, алар барысы да Сәләт кешеләре. 

- Синеңчә, әйдаман булу нәрсәне аңлата? 

- Минемчә, ул инвестор вазыйфасын башкара. Әлбәттә, иң башта ул балаларны барлык белгән мәгълүматы, тәҗрибәсе белән таныштыра. Соңыннан балалар нәтиҗә буларак төрле бәйгеләрдә, форумнарда катнашып, үзләренең активлыкларын күрсәтәләр.

- Сменада күпме бала катнашачак? 

- 45 сәлкеш. Әлбәттә, бу күп түгел. Ләкин без аларга белем бирү сыйфаты өстендә эшләргә дип үз алдыбызга максат куйдык. Смена Самара шәһәрендә «Золотая рыбка» Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында узачак. 

- Программа нинди кызыклы үзенчәлекләргә бай?

- Хәзерге вакытта программа өстендә кызу эшчәнлек алып барыла. Көннең беренче яртысы белем-бирү форматын йөртсә, икенче яртысы Сәләт мохитенә багышланган булачак. 

- Аланга кунакка кемнәр киләчәк?

- «Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Солтан Сафин белән очрашу оештырылачак. Безнеңчә, балаларга зур үрләргә менеп җиткән эшмәкәр белән шәхсән аралашу бик кызык. Ул җиңел форматта, яшьләрчә сәлкешләр белән үз тәҗрибәсе белән уртаклашыр дип өметләнәбез. 

- Алан нинди сыйныфта укый торган балаларга юнәлтелгән? 

- Әлеге смена 7-8-нче сыйныфларда белем алучы укучыларга багышланган. Биредә Төп дәүләт имтиханына актив рәвештә әзерлек барачак. Сәлкешләрне укыту өчен махсус укытучылар була. Ләкин дәресләр гади түгел, кызыклы һәм үзенчәлекле форматта узачак. 

- «Сәләт-Самара» клубы вәкилләре әлеге смена оештыруында катнашачакмы? 

- Әлбәттә! Алар аланны булдыручы нигез булып санала. 

-Сез клубыгызны яңа форматта чыгарырга телисез. Әлеге планнарыгыз белән бүлешсәгез иде. 

- «Сәмрух-2016» премиясе «Ел клубы» номинациясендә без җиңү яуладык! Шуңа күрә, бу елга планнар шактый күп. Иң беренче чиратта, Самараның барлык мәктәпләренә йөреп Сәләт оешмасы, безнең клуб эшчәнлеге турында сөйләү. Шулай итеп клубыбызның катнашучылар санын арттырырга дигән теләк бар.

- Бүгенге көнгә сезнең клубыгызда ничә вәкил бар? 

- Хәзерге вакытта клубның активы – 20 кеше. Аларның һәрберсе үзләренә генә бирелгән вазыйфаны үти. Минемчә, шундый бүленеш, ахырда бик яхшы нәтиҗәләргә китерә. 

- Сәлкешләргә теләкләрең. 

- Сәлкешләр, сезнең максатчан булуыгызны телим! Үзегезнең тормыш маршрутын дөрес төзеп, биек үрләрне яулавыгызга ышанам!