Сәлкешләр энергияләре белән Изге Болгарны таң калдырдылар кире кайтырга

Сэлкеши своей энергией и талантами озарили Болгар

Сәләтнең иң беренче һәм иң масштаблы сменаларының берсе ахырына якынлашып килә. Изге Болгар җирендә урнашкан музей-тыюлык белән күршедә IV Төбәкара «Болгар-Туган тел 2017» чатырлы аланы уза. Биредә сәләтле яшьләр үзләренең сәләтләрен тагын да үстерәләр, татар мохитендә кайныйлар, мәдәниятебезне өйрәнәләр.

Бер атна дәвамында Татарстан районнарыннан, Рәсәйнең дистәләгән төбәкләреннән җыелган балалар  каллиграфия, курай, журналистика кебек юнәлешләрдә остаханәләр тыңлый алдылар. Сменаның ахырында сәлкешләр Сәләт медиа-үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева белән берлектә газета да чыгарачак.

«Безнең берләшмәдәге иң әһәмиятле төшенчә – ул сез – кадерле балалар. Әйдаманнар да эшчәнлегебезнең аерылгысыз өлеше, нәкъ менә алар сезнең өчен икенче әти-әни ролен үти. Сездән көч-дәрт бөркелеп тора, без илһамланабыз! Сез – безнең дәвамчыларыбыз. Сез – безнең киләчәгебез!» - дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Ачылу тантанасында мөхтәрәм кунаклар да катнашты: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Мусина, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова, Татарстан Республикасы Спас районы башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Елена Афоньшина,  Спас районының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, Спас районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов.

«Кадерле катнашучылар! Укучыларыбыз! Барыгызны да ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов исеменнән сәламлим! Сменаның шәп узуына бер шигем дә юк, һава торышы гына әзрәк борчып тора. Оештыру комитеты сезнең өчен кызыклы дәресләр, мавыктыргыч остаханәләр, мәдәни-күңел ачу чаралары әзерләде. Актив булыгыз! Татар телен үстерегез! Уңышлар сезгә!» - дип теләкләрен белдерде Гөлия Мусина.

Чыннан да, сменаның программасы бик кызыклы. «HAVA projects» медиа-компаниясенә нигез салучыларның берсе, режиссер Илшат Рәхимбай режиссура нечкәлекләре хакында сөйләде. «Ялкын» журналы журналистлары Айгөл Абдрахманова белән Искәндәр Хәбибуллин интервью жанрының үзенчәлекләрен аңлаттылар. «Идел» журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, аның урынбасары Гөлүсә Закирова журналистиканың эчке төзелеше, балалар шигърияте турында бәян итте. «Матбугат.ру» интернет-порталы җитәкчесе Данил Сәфәров интернет-журналистика, «Собака» журналы җитәкчесе Рәдиф Кашапов электрон китаплар дөньясы, блоггер Булат  Bravo уңышлы блог серләрен  чиште.

«Без килгәч кояш та чыкты. Оештыручыларга күңелле смена өчен рәхмәт! Биредә балалар, чыннан да, татар мохитендә тәрбияләнәләр. Рәсәйнең бөрле өлкәләрендә яшәүче татар яшьләре үзара аралаша, дус-тату яши. Уңышлар!» - дип ихлас теләкләрен белдерде Елена Афоньшина.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева