«Сәләт-Имәнкәй 2017» ← кире кайтырга

Быел смена туган якны өйрәнүгә һәм милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган булачак.
Мәдәни һәм спорт чараларының чиратлашуы, дистәләгән остаханәләр балаларга фән дөньясын ачар, үзләрен төрле яклап күрсәтергә ярдәм итәр.
Сәлкешләр интеллектуаль уеннарда, бию баттлында катнашачак, Иске Казан музей-тыюлыгында үтәчәк «Иске Казан җыены»на барачак.
Сменаның программасын чынга ашыру өчен әйдаманнар командасы тупланды. Алар балаларның барлык уй-хыялларын чынга ашырырга әзер.
Илназ Насретдинов, аланның өлкән әйдаманы:
- Берләшмәдә мин 2011-нче елдан бирле. Инде 2 ел мине башҗитәк роленә чакыралар, тик мин яраткан «Раушан»ымны алмаштырырга теләмәдем, үземне кызыл футболка өчен өлгермәгән дип уйладым. Быел миңа «Раушан» аланы гына җитми калды. Тагын Сәләткә барасы килә! Бәхеткә, «Имәнкәй» сменасын тәкъдим иттеләр. Минемчә, җәйгә шәп нокта кую булыр бу!
Сәләт минем өчен аерым бер дөнья. Мин биредә яшим. Барлык дусларым берләшмәдә булганнар яки безнең сафка басканнар. Сез дә кушылыгыз, курыкмагыз! Янәшәгездә һәрчак әйбәт кешеләр булыр! Сәләт ул – мотивация! Уңышлар сезгә!