«Сәләт-Самара» быел «Ел клубы» буларак танылды кире кайтырга

Клуб «Сәләт-Самара» признан «Клубом года»

         Сәләт берләшмәсенең сәләтле балалары һәм яшьләренә ярдәм итүче «Сәмрух» ел премиясенең җиңүчеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

«Ел клубы» – «Сәмрух 2016» премиясендә өр-яңа номинация, ул әле быел гына яшьләребезне сынап карады. Сәләтнең 20 клубы арасыннан нибары 5 клуб кына җиңү өчен көрәшә алды: «Сәләт-Азнакай», «Сәләт-Яшел Үзән», «Сәләт-Бөгелмә», «Сәләт-Әлмәт» һәм «Сәләт-Самара».

Номинантларны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм Сәләт клубы президенты, «Сәмрух 2015» премиясенең «Ел әйдаманы» номинациясе җиңүчесе Игорь Смирнов тәбрикләде. Җиңүче булган «Сәләт-Самара» клубы исемен дә нәкъ менә алар игълан иттеләр.

«Сәләт-Самара» клубы рәисе Сабир Галимуллинның  хис-кичерешләрен белү максатыннан Сәләт активисты белән әңгәмә кордык.  

-         Сабир, сезнең өчен премиядә катнашу нәрсә ул?

-         «Сәмрух 2016» ел премиясендә катнашу безнең өчен зур вакыйга булды. Клубыбыз әле бик яшь, нибары бер ел гына эшли. Тик бу ел бик нәтиҗәле булды: бик күп чаралар үткәрә алдык. Ә әлеге номинациядә җиңү – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.

-         Ел дәвамында «Сәмрух»та җиңү өчен тырыштыгыз димәк?

-         Әйе. Былтыр алдыбызга премиянең шушы номинациясендә җиңәргә дигән максат куйган идек.

-         Киләчәккә планнарыгыз хакында да сөйләп уз әле.

-         Максатыбызга ирешкән булсак та, тукталып калырга исәп юк. Һәрвакыт алдынгы булу һәм эшләү теләге белән янабыз. Илһамыбыз сүрелмәс дип уйлыйм.

-         Клубың белән дә таныштыр инде.

-         Клубның эшчәнлегендә 40 кеше катнаша. Алар барысы да бик сәләтле, «сәлкеш» дигән зур исемне йөртергә лаеклылар. Безгә ярдәмнәре өчен «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Рәфкать улы Газизовка; мәктәбебез завучлары Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова, Инзилә Ралиф кызы Гыйззәтуллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез!

-         Без дә кушылабыз! Тагын бер кат җиңүегез белән!

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Айзилә Гыйззәтуллина

Самара шәһәре  дә Сәләт тарихына үз юлын сала башлады. Бу елның җәендә беренче тапкыр «Сәләт-Самара» сменасы узачак. 17-нче март көнне исә, 18:30, Сәләт йортында смена турында тулырак мәгълүмат туплый һәм «Радиоэфир» темасына остаханә тыңлый аласыз. Рәхим итегез!