Биләр каласында узучы сессия һәрвакыт үзенчәлекле була кире кайтырга

Сессия может быть приятной, если она проходит в Билярске!

Бүгеннән башлап 7-нче ноябрьгә кадәр Биләр каласының «Фәнсар» үзәгендә М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясе узачак. 

Мәктәп уку-укыту, күңел ачу юнәлешен үз эченә ала. Быел әлеге мәктәп КФУ белән берлектә уздырыла. Математика, җәмгыять белеме, физика, химия, биология фәннәре буенча кызыклы һәм файдалы дәресләр планлаштырылган.

Математика фәне дәресләрендә укучылар КФУ-ның механико-математика факультетын тәмамлаган, 2008-нче елдан башлап «Сәләт» проектларында катнашкан, «Гыйлми Ярышлар Чемпионаты»ның координаторы  Алсу Гатауллина белән очрашачаклар.

Биология фәне дәресен биохимик, молекуляр биолог «Студент года-2015» бәйгесе җиңүчесе Динара Фәйсханова укытачак.

Химиядән исә  А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының 5-нче курс студенты, Рәсәйкүләм олимпиадаларда бик күп катнашкан, яшь, сәләтле егет Евгений Бледных белем бирәчәк.

Җәмгыять белеме һәм тарихны үзебезнең кызыбыз, Сәләт проектларында актив катнашкан, юристпруденция буенча олимпиадалар җиңүчесе,

«Державин укулары» конференциясе катнашучысы, Татарстан Республикасы президентының стипендиясен алган Ләйсән Гатауллина укытачак.

Әлеге укытучылар составында шулай ук «Фәнсар» мәктәбендә 2014-нче елдан бирле укыткан, Казан шәһәренең 131-нче номерлы физико-математика лицеен уңышлы тәмамлаган, «Лидер года-2014, 2015» бәйгесе оештыручысы, кызыл дипломлы Анна Шәрәфиева да бар. 

Әдәбият фәне шулай ук «Сәләт»ле, КФУның 4-нче курс студенты Римма Гыйләҗева кулында.

Уку-укыту программасы бик тыгыз булса да, интеллектуаль, күңел ачу чараларына да вакыт табылган: English Club квесты, «Көйне отып ал» бәйгесе, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», Art-разгрузка, SMM буенча остаханә, «Open mic», фәнни stand up, концерт, традициягә әйләнгән шәмчек һ.б.

Динара Фәйсханова, укытучы:

- «Сәләт» берләшмәсе  турында мин күптәннән ишетеп беләм. Монда минем дусларым бик күп: әйдаманнар, мәсәлән. Узган ел минем бер генә көнгә генә «Фәнсар»га барганым булды. Балаларның биология фәне буенча кызыксынган сорауларына җавап табарга булышасым килә. Киләчәкләре өчен бу фәнне дөрес сайлаганнармы, юкмы икән дигән сорауга да бергәләп җавап табарбыз дип уйлыйм. Үз тәҗрибәмнән чыгып укучылар белән дә уртаклаша алсам, мин үземне җиденче күктә кебек хис итәр идем. Уңышлар, балалар!

Ләйсән Гатауллина, укытучы:

- Бу сменага беренче тапкыр барам. 2011-нче һәм 2013-нче елда «Раушан»да сәлкеш, ә 2015-тә «Санак»та әйдаман булдым. Шул елдан бирле минем күңел  «Сәләт-Санак» сменасына тартыла, үзем гуманитар фәннәрне үзитсәм дә. 2016-нчы елда методист булдым, ә 2017-дә өлкән әйдаман.

Бу сменадан мин менә нәрсә көтәм: балаларның яңа белемнәргә омтылу хисе булуны, күзләре һәр нәрсәдән янып торуны. Булдыра алмаган эш юк! Нинди генә эшкә алынсагыз да, курыкмагыз!

Мәрьям Гыймадиева, катнашучы:

- «Сәләт»тә мин 2015-нче елдан. «Санак-2016, 2017» сменаларында, «Олимп-2017» (көзге сессия), «Тел-2016, 2017», «Иске Казан-2017»дә актив катнаштым. «Сәләт»нең  күп кенә проектларында катнашырга тырышам һәм яратам. Мәсәлән, Г.Тукайның 130 еллыгына уздырылган шигърият бәйгесендә призлы урын да алганым булды.  «Фәнсар» мәктәбенә беренче тапкыр гына барам. Дусларымнан әлеге смена турында бик күп яхшы фикерләр ишеткәнем булды. Монда – сүз белән генә әйтеп бетерә алмаган мохит, дус-тату гаилә. Мин моны үз күзем белән күреп, бу атмосфераны тоеп карарга булдым. Мин быел 9-нчы сыйныфта, бу сменада нәкъ менә химия фәне буенча БДИга әзерләнәсем килә. Укып кына калмыйча, яңа дуслар табу нияте белән дә барырга булдым.