«Асылташ» Сәләт мәктәбе 2020/21 нче уку елына беренче сыйныфка балалар туплый! кире кайтырга

Школа Сәләт «Асылташ» объявляет набор в первый класс на 2020/21 учебный год!
«Асылташ» Сәләт мәктәбе 2020/21 нче уку елына беренче сыйныфка балалар туплый!

1 нче сентябрьдә Казан үзәгендә урнашкан «Асылташ» Сәләт мәктәбе беренче укучылары өчен ишекләрен ача.

Яңа мәктәп Сәләт белем бирү һәм тәрбия эшчәнлегенең 25 еллык тәҗрибәсенә, инфраструктура һәм социаль-педагогик комплексның мөмкинлекләренә таянып төзелде. Сәләт мәктәбе концепциясе нигезендә белем бирүне укучының шәхесен гармонияле итеп һәм һәрьяклап үстерү өчен шартлар тудыручы система буларак аңлау ята.


Мәктәпкә тагын берничә урын калды. Әңгәмәгә язылырга мөмкин.


«Асылташ» Сәләт мәктәбе Сәләт бердәм белем бирү киңлегенең бер өлеше булып тора.
● Мәктәп Сәләт принципларына таяна һәм берләшмәнең традицияләрен дәвам итә.
● Укучылар белән «Әйдаманнар мәктәбе»ндә әзерлек узган һәм Сәләт проектларында эш тәҗрибәсе туплаган укытучылар һәм әйдаманнар коман.дасы эшли.
● Белем бирү процессы Сәләт берләшмәсенең бердәм календаре кысаларында тормышка ашырыла һәм Сәләтнең төрле үзәкләре (Сәләт Клубы, фәнни-белем бирү мәктәпләре һәм лабораторияләр, җәйге аланнар һ.б.) тарафыннан оештырыла торган активлыкны үз эченә ала.
● Белем бирү процессы мәктәп кампусында да, Сәләт йорты, «Йолдызлы» һәм «Аргамак» балалар-сәламәтләндерү базасы, «Фәнсар» фән һәм белем бирү үзәгендә дә тормышка ашырыла.

«Асылташ» Сәләт мәктәбе укучыларны шәхес буларак тәрбияләүне төп максаты итеп күрә.

● «Асылташ» мәктәбендә һәр укучының шәхесен комплекслы үстерү, аларның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын ачу өчен шартлар тудырылган.
● «Асылташ» мәктәбе белем бирү процессында катнашучылар өчен бердәм социомәдәни белем бирү тирәлегеннән гыйбарәт.
● Сыйныфта укучылар саны 15 кешедән артмый, бу һәр укучыга, аларның сәләтләрен өйрәнү һәм үстерү юлы белән, индивидуаль якын килергә мөмкинлек бирәчәк.

«Асылташ» Сәләт мәктәбе – чын күптелле мохит.
● Күптеллелек принцибы – берләшмә нигезләренең берсе.
● Татар, рус һәм инглиз телләрен куллану арасындагы баланс белем бирү процессының төрле этапларында төрлечә.
● Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда, укучыларның татар, рус һәм инглиз телләрен белү дәрәҗәсе һәм сөйләм, һәм язмача яктан җитәрлек күләмдә булачак, бу шушы өч телнең һәркайсында фәнне өйрәтү мөмкинлеге бирәчәк.
● Рус, татар һәм инглиз телләреннән тыш, укучы сайланган курслар кысаларында тагын бер яки аннан да күбрәк чит телне өйрәнә алачак.

«Асылташ» Сәләт мәктәбе укучыларга дөньякүләм дәрәҗәдәге сыйфатлы белем бирү тәкъдим итә.
● Мәктәп командасы фәнни-методик һәм һөнәри компетентлыгын даими үстерүче үз эшенең осталарыннан тора.
● Белем бирү процессында укучыларда киләчәк заман күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә.
● Уку процессын оештырганда дөньякүләм белем бирү трендлары һәм Россиядәге башка белем бирү учреждениеләре тәҗрибәсе даими өйрәнелә, программага туры килә торганнары һәм иң уңышлылары кертелә.


Сәләт – мөмкинлекләр мохите.