«Сәләт» аланнары йөзләгән яшь спортчылар, лидерлар һәм медиа белгечләрне үстерә! кире кайтырга

Смены «Сәләт» готовят сотни молодых спортсменов, лидеров и медиа-специалистов!
4 августтан 21 августка кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Акбүре» аланы, «Аргамак» балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү үзәгендә «Кама» аланы, «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә «Батыр» аланы, ә «Йолдызлы» сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә «Галәм» профильле Сәләт аланы узды.

«Акбүре» – Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән профильле Сәләт аланы. 2025 елның җәйге сменасында 70 тән артык бала катнашты: алар арасында Казан, Мәскәү, Яр Чаллы, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе районнары һәм хәтта Төркиядән килүче катнашучылар да бар иде.

Уку-укыту программасы лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән һәм СММ, график дизайн, инглиз теле, шәхси үсеш һәм проект эшчәнлеге буенча дәресләр һәм остаханәләрдән гыйбарәт иде. Һәр көнне интеллектуаль, иҗади, музыкаль, актерлык һәм лидерлык сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән мәдәни һәм спорт чаралары уздырылды. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган «Мин горурланам» патриотик акциясе аерым игътибарга лаек. Смена катнашучылары шулай ук «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир һәм «Гармония» психология үзәге җитәкчесе Хәбил Сәхәбиев белән очрашты, алар балалар өчен лекцияләр һәм тренинглар үткәрде.  

Елга буенда урнашкан уникаль спорт юнәлешле «Кама» аланы – спорт һәм туризм, иҗат һәм күңел ачу белән бергә актив ял итү өчен идеаль урын. Әлеге алан үзләренең физик күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерергә теләгән балалар өчен интенсив программа тәкъдим итә. Балалар үзләренең спорт казанышларын яхшыртып кына калмыйча, командада эшләргә дә өйрәнә алды.

Алан юнәлеше кысаларында сайланган спорт төрендә тренировка (футбол, волейбол, баскетбол, теннис), туризм өлкәсендә белем алу, интеллектуаль өстәл уеннары, спорт биюләре кебек дәресләр оештырылды. Алар өчен атаклы спикерлар, иҗат кешеләре һәм үз эшенең осталары уникаль белемнәр белән бүлеште. Көн барышында балалар саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чараларда катнашты һәм төрле яклап  үзләренең сәләтләрен камилләштерә алды.

«Батыр» – шулай ук спорт һәм туризм юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. Ел саен аланда Чувашия һәм Татарстан Республикаларыннан спорт һәм туризм белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, шәһәр, республика һәм Бөтенроссия күләмендә уздырылучы ярышларда җиңү һәм призлы урыннар яулаган 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар ял итә. 

Сменаның уку-укыту программасы кысаларында Татарстан Республикасының атаклы тренерларыннан футбол, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, стретчинг, хореография һәм шахмат буенча дәресләр уздырылды. Моннан тыш, сәлкешләр өчен вокал, гитарада уйнау, бадминтон, скрапбукинг, рәсем, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены, дебатлар буенча һәм башка кызыклы остаханәләр үткәрелде.

«Галәм» аланы Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан —
Мәскәү, Түбән Новгород, хәтта Испания, Франция һәм Төркия илләреннән килгән 220 бала өчен
медиа өлкәсеннән төрле күнекмәләр белән танышып, тормышта кулланырга һәм үзләштерергә өйрәнергә мөмкинлек бирде. Мәдәни программа шулай ук бик тыгыз һәм актив үтте. Галәм аланында гына уза торган чаралар — Сәлкешләр ярышы, Галәм көне бу елны да узмый калмады. Сменаның һәр көне белем бирү һәм уен дәресләре, спорт ярышлары һәм мәдәни кичке чаралар белән үрелеп барды.

Сәлкешләр уку алдыннан яңа көч һәм энергия тупладылар, файдалы белемнәр үзләштерделәр һәм мәдәни чараларда үз сәләтләрен күрсәттеләр. «Сәләтле җәй - 2025» кампаниясе моның белән генә тәмамланмый, алда сәләтле балаларны «Имәнкәй» һәм өр-яңа «Шаян» аланнарының интенсив программасы көтә, биредә катнашучылар экология һәм телевидение нигезләренә төшенә алачак.