«Олысы да , кечесе дә – барысы да Биләрдә»: XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумында «Асыл гаилә җыены» программасы үтте ← кире кайтырга

12 июль көнне Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының Сәләт Биләр Форум сменасы кысаларында «Асыл гаилә» проекты катнашучылары өчен «Асыл гаилә җыены» программасы узды. Чарага Татарстанның төрле районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук башка төбәкләрдән якынча 250 кеше җыелды.
«Асыл гаилә» – Сәләтнең төрле проектларында катнашучы гаиләләр өчен уникаль проект. Әти-әниләр, әби-бабайлар, нәниләр һәм бәбиләр, 0 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр - барысы да 1 көнгә Биләргә кайттылар.
Бу елгы программада төрле яшьтәге катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән иде: остаханәләр, уеннар, спорт чаралары, «Сәләт» дөньясына багышланган квиз, дискуссияләр һәм «Хәрәкәттә бәрәкәт» проекты тарафыннан оештырылган милли уеннар.
Форум территориясендә Сәләт гаиләләре: Сәләт «Алмагач» мәктәбе укучылары, «Бәләкәч» клубы катнашучылары, берләшмә активистлары гаиләләре дә җыелдылар. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән «Асыл гаилә җыены» программасында катнаштылар.
«Асыл гаилә җыены» тәҗрибә алышу, гаилә кыйммәтләре турында аралашу, моны үз мисалларында күрсәтү, уртак кызыксынулар һәм дөньяга караш турында сөйләшү өчен уникаль мәйдан булды.
Программа кысаларында балалар тәрбияләү, традицияләрне саклау һәм гаиләдә сәламәт мохит булдыру һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган остаханәләр, лекцияләр һәм дискуссияләр үтте. Шулай ук, гаиләләр һавада спорт программасыннан ләззәт алып, «Корылтай» сәхнәсендә иҗади сәләтләрен күрсәтеп, квиз уенында үз белемнәрен сынадылар.
«Асыл гаилә» — «Сәләт» форумында ел саен уза торган, тирән максатлары һәм бай программасы булган уникаль проект.





