«Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясенә гаризалар бирү кампаниясе старт алды! ← кире кайтырга

«Фәнсар» – мәктәп укучыларына өстәмә белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырып, фәнгә тартылучы яшьләрне ачыклауны, аларга ярдәм итүне максат итеп куйган уку-укыту проекты. Биредә математика, физика, химия, җәмгыять белеме һәм биология фәннәреннән кызыклы һәм мавыктыргыч форматта белем бирәчәкләр. Мәктәптә алган белемнәрне ныгытырга яхшы мөмкинлек! Чарада Татарстаннан да, чит төбәкләрдән килүчеләр дә катнаша ала.
Сессия вакытында кызыклы уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы да оештырылачак. Гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.