«Сәләт-Шәхес»тә көтелмәгән яңалыклар кире кайтырга

Такого в «Сәләт-Шәхес» еще не было!

9-26-нчы август аралыгында, «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә, 4-11-нче сыйныф укучылары өчен «Сәләт-Шәхес» профильле сменасы үтәчәк.

Быел төп басымны юморга ясаудан тыш, шәхес үсеше юнәлешенә дә аерым игътибар булачак. Татарстанның әйдәп баручы укытучылары белән берлектә катнашучылар КВН уенының теориясен, практикасын һәм барлык нигезләрен өйрәнәчәк, психология, социология һәм конфликтология серләренә төшенәчәк. 10-13 яшьлек балалар өчен  махсус уку-укыту программасы төзелгән: UCMAS  халыкара компаниясеннән арифметика, инглиз теле, актерлык осталыгы дәресләре каралган.

Берничә атна дәвамында сәлкешләр республикабыздагы КВН уенының чын осталары белән аралашып яшиячәк. Моңардан тыш Премьер-лига һәм Югары лига катнашучылары белән дә очрашулар планлаштырылган.

Сменаның кунаклары, укытучылары юмор һәм мәзәкләрнең бүленеше хакында бәян итәчәк. Әле алар кызыклы чыгыш формуласының серләрен дә чишәргә вәгъдә итәләр.

Быелгы тагын бер яңалык: һәр бала да Stand up дәресләренә йөриячәк. Аларны Казан Stand up  клубы җитәкчеләренең берсе Артур Шамгунов алып бара.

Күңел ачу һәм мәдәни программа да үз әһәмиятен җуймый: Juna төркеме вәкилләре, «Громкие рыбы» ютуб-каналын алып баручылар, Г.Камал исемендәге театр актерлары белән очрашулар көтелә.

Альбина Кадирова, сменаның директоры:

-         Сменаның ахырында сәлкешләрне хис-кичерешләр диңгезе, яңа дуслар, КВН уйнау тәҗрибәсе көтә. Аланның плюсларын бик озак санап булыр иде, тик бер тапкыр килеп үз күзләрең белән күрүгә ни җитә!

Сменаның «ВКонтакте»дагы рәсми төркеме: http://vk.com/seletkvn4kids

Катнашу өчен гаризаларыгызны portfolio-selet.ru сайтында калдырыгыз.