Сәләтнең җәйге кампаниясе ачык дип белдерелә! ← кире кайтырга

Бүген, ягъни 8-нче июнь көнне, Болгарда Төбәкара палаткалы «Болгар-Туган тел» лагеренең 1-нче сменасы башланып китте. Шуның белән Сәләтнең җәйге кампаниясе ачык дип белдерелә!
«Болгар-Туган тел» сменасында 500 кеше катнашачак. Бирегә Татарстан, Төмән, Свердловск, Киров, Самара, Курган өлкәләре, Башкортостан, Марий Эл Республикаларыннан яшьләр килгән. Балаларны 3 зур аланга бүлгәннәр, һәркайсында әйдаманнар Сәләт мохитен тарата.
Форумның программасы татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү юнәлдерелгән. Бу һәр планлаштырылган чарада да күренә. Сменаның башында һәр катнашучы татар теленнән махсус тест узачак. Аның нигезендә балалар төрле категорияләргә бүленеп төркемнәргә таратыла, дәресләргә йөри. Сменаның ахырында исә аларның нәтиҗәлелеге күренәчәк. Күңелсез дәресләр булмаячак: республикабызның танылган шәхесләреннән остаханәләр, очрашулар көтелә. Мисалга, «Болгар белән танышу» иҗади квесты, «Эшләпә», «Spell battle», «Ябалак», «Татарча мафия», «Smart tatar», «Аулак өй» интеллектуаль уеннары. Фотосәнгать белән шөгыльләнергә, КВН уйнарга, сәхнә осталыгын арттырырга да мөмкинлекләр булачак. Аерым төзелгән спорт программасы да бар. Ә иң истә калганы «Сабантуй» милли бәйрәме булыр, мөгаен.
Тимур Назаров, сменаның техник директор:
- Мин «Болгар-Туган тел»дә беренче тапкыр катнашам. Аның масшабына таң калдым. Иң мөһиме – сменаның шәп узуы. Әлеге алан минем өчен яңа баскыч булып тора, чөнки мин директор сыйфатында үземне беренче тапкыр гына сынап карыйм. Җаваплылык сизәм. Күпләр һава торышыннан куркып калды. Курыкмагыз, барысы да әйбәт булачак! Барыбыз бергә җыелып болытларны куып таратырбыз!
Алсу Салаватова, сменаның программа директоры:
- «Болгар-Туган тел»дән күтәренке кәеф, балаларның елмаюын һәм кояш көтеп калам. Безнең команда һәрвакыттагыча дус һәм тату булыр дип өметләнәм. Быел без программаны тулысынча үзгәрттек, балалар көн саен татар теле дәресләренә йөриячәк. Туган телебезне җиңел дә, кызык та итеп укытырга тырышырбыз.
Зөһрә Насыйбуллина, сменаның өлкән әйдаманы:
- Балаларның һәм әйдаманнарның шәп кәефеннән тәм табасым килә. Катнашучылар үзләре өчен яңалык алсыннар иде, җәйге каникуллары мавыктыргыч итеп башлануын телим. «Болгар-Туган тел» – ул җылылык, дуслык һәм гаилә. Яңа смена – яңа команда, яңа сулыш.